-Сатырлык икмәгегез юк, көндәлек керем булган сөтегез аз күләмдә. Үгезләрегез көр, хуҗалыкка керем дә алардан булачак. Терлек азыгыгыз да кыш чыгарга җитәр-җитмәс. Кукуруз да юк сездә. Юкчыллык белән терлекчелекне дә алып барып булмый. Чуракайга заманында сенажны читтән сатып алган вакытлар да булды. Быел да авыр кышлату көтә сезне. Көннекен-көнгә исәпләп, чыгымнарны барлап, терлекчелектә үсеш бирмәсәгез, керем дә булмаячак, - дип, 7 ноябрь көнне Чуракайда “Алга” хуҗалыгында булган семинарда район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалыкның бүгенге торышын анализлап, хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галләмовка катгый фикерен белдерде.
Яз-җәй җирлектә коры һава торышы булганлыктан, быел хуҗалык бөртеклеләрнең гектарыннан 24 центнер гына уңыш алды. Булган икмәк чәчүлек орлык әзерләүгә, алган техника бурычларын каплауга тотылган. Терлек азыгын да үз вакытында сыйфатлы һәм җитәрлек әзерли алмаганнар. Райондагы терлек азыгын тикшерү лабораториясе анализлары күрсәткәнчә, терлекләргә бирелүче азык сыйфатлы һәм тулы кыйммәтле түгел. Азык сыйфатына саламны тиешле дәрәҗәдә туратмау, катнаш азыкны миксерга салып болгатмау да тәэсир итә. Миксерда әзерләнгән азык тулы кыйммәтлелеге ягыннан сыерларга көненә 11 килограмм сөт бирү мөмкинлеген тудыра. Бу азык энергиясе торакта сыерның салкын, юеш идәндә ятуы хисабына кими, сөткә китми. Силос-сенажлы болганчык су эчүе дә сөтне киметә. Лаборатория белгечләре хуҗалыкка терлекләргә ашату өчен бер сыерга 20 килограмм сөт бирү мөмкинлеге белән рацион төзеп тәкъдим иткән. Монда инде көнбагыш сыгынтысы һәм башка өстәмәләр алу кирәк. Бозаулаган сыерлардан сөтне максималь алыйм дисәң дә бер торактагы сыерларны ике якка аеру сорала.
Икътисадый сикереш ясыйм дисәң, хуҗалыктагы җитәкче-белгечләрнең үз җайларына гына эшләүләреннән туктап, тыныч кына яшәү халәтеннән чыгулары, ситуацияне уңай якка үзгәртүләре кирәк бүгенге көндә. Чөнки терлек тә, үрчем алу да бар хуҗалыкта. Ике айга кадәр бозауларны тәрбияләү җайга салынмаган да, сыерларының сөте аз. Бу инде җитәр-җитмәс азык белән генә башкарыла торган эш түгел. Шуңа да яңалык керткәндә, яңа алымнарны көндәлек тәрбия барышында кулланганда, иң элек, үзкыйммәтне анализлап бирергә кушты идарә белгечләренә район башлыгы.
Авыл хуҗалыгы идарәсе семинарда “Алга” хуҗалыгының 2013 елгы һәм бүгенге хәленә анализ ясады. 2013 елның 1 ноябренә хуҗалыкта 1612 терлек булган, бүген 54 кә ким. Сыер 639 баш булган, бүген 68 гә ким. 447 каплатасы тана булган. Бүген 92 гә ким. Буаз терлек 77 баш булган. Бүген 80 гә артык. 447 үгез булып, хәзер көндәгесе 26 га арткан. 1559 центнер эре терлек ите җитештерелгән, быелгы күрсәткеч - 1864 центнер. 2013 елда 536 бозау булса, хәзер 550 баш. Алты еллык чагыштырмада шулай ук үлем кимегән, көнлек үсеш алу, бер сыерга сөт саву да арткан.
Семинар барышында хуҗалыкның амбарында чәчүлек орлыклар сакланышы үрнәк буларак тәкъдим ителде. 3 000 центнер арпа, 3500 центнер бодай чәчүгә әзерләнгән, башка культуралар да югары репродукцияле. Машина-трактор паркында ремонт барышы да тел-теш тидерерлек түгел. Комбайннарның да барабаннары, иләкләре салдырылган, техника торышына анализ ясалган, көндәлек төзекләндерү графикларына җитешеп баралар. Көзен запас частьларның арзан булуы да чыгымны киметә. Комбайннар ремонты барышы буенча семинарда “Чишмә”, “Башак”, “Тамыр” хуҗалыклары эшчәнлеге үрнәк буларак әйтелде.
Терлекчелек тармагы белән танышканда “Алга” хуҗалыгында симертү үгезләренең торышы сөендерде. 68 үгезнең узган айда 22 се 4 центнердан артык булган. Октябрьдә 10 баш сатып, 641 мең сум акча керткәннәр. Бу айда 15 баш терлек сатарга исәпләп торалар. Хуҗалыкның хезмәт хакы бирүе һәм башка көндәлек чыгымнары, яшәеше бүген терлекчелек тармагы керткән акча хисабына барганын искәрткәндә, бу инде хуҗалыкның бар ябышып торганы.
Терлек үсешен анализлаганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров район хуҗалыкларында бозауларны тәрбияләгәндә җибәрелгән кимчелекләргә тукталып киңәшләрен дә бирде.
-Терлеккә җитәрлек аксым бирелергә тиеш. 20 проценттан да ким булырга тиеш түгел протеин. Җәй люцернадан тиешле вакытта сыйфатлы сенаж салмадыгыз. Шуңа бүген сөтегез ким. Бозауларны коры солыдан, арпадан өзмәгез. Ә коры кукуруз - энергия чыганагы. Сөттән аерганчы бозауны фураж ашарга да өйрәтергә кирәк. Ә без сөттән аерабыз да тупас азык бирә башлыйбыз – дөрес түгел. Үгезне симерткәндә исә, саламга, печәнгә басым ясасагыз иде, катнаш азыкны җитәрлек күләмдә кушыгыз. Терлекчелек культурасы булган мөгез яндыруны да онытмасагыз иде. Вак кына әйбер кебек, менә шулар үз вакытында эшләнми икән, безнең күрсәткеч тә юк инде, - диде ул.
10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында “Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы” документаль фильм премьерасы тәкъдим ителә. Ул Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә, «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленә багышлана.
Фильмның геройлары - фестивальнең танылган жюри әгъзалары һәм педагоглары. Картинада шулай ук төрле елларда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларын һәм җиңүчеләрен дә күрергә мөмкин.
“Әлеге фильм - татар мәдәнияте тормышында зур вакыйга. Чөнки бу тану. Һәм бу бик мөһим. Чөнки бөек татар мәдәнияте белән бәйле күп сандагы материал алай ук киң куелмаган иде әле. Бу - «Культура» телеканалының Татарстанга бик зур бүләге, - дип ассызыклады фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. - Фильм бик дулкынландыргыч. Республика халкы аны карасын иде».
Дәүләт Думасы айныткычлар турында закон проектларын беренче укылышта кабул итте. Инициативаларның берсе РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына айныткычлар булдыру һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча вәкаләтләр бирә, икенчесе полициягә исерек гражданнарны илтү хокукын бирә.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:
«Бүген кайбер төбәкләрдә төбәк һәм муниципаль хакимиятләр инициативасы буенча гамәлдә булган медицина айныткычлары бар инде, әмма бу эшчәнлек – закон кысаларыннан тыш. Без, инициативаны хуплап, айныткычларның эшчәнлеген законлаштырдык һәм полиция хезмәткәрләренә исерек гражданнарны әлеге махсус социаль учреждениеләргә илтү хокукын бирдек. Өстәвенә, гражданны айныткычка урнаштырыр алдыннан аны, һичшиксез, медицина хезмәткәре карап чыгарга тиеш.
Медицина айныткычлары системасын торгызу гражданнарның сәламәтлеген һәм тормышын саклауга, шулай ук шәхси һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән дип саныйм».
Закон проектлары белән тәкъдим ителә:
- җирле үзидарә органнарына мөстәкыйль рәвештә йөри яки әйләнә-тирә мохиткә ориентлаша алган алкогольле, наркотик яки башка токсинлы исерек хәлдәге затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр бирергә;
- югарыда күрсәтелгән затларга ярдәм күрсәтү өчен махсус учреждениеләрне дәүләт һәм муниципаль - хосусый партнерлык турында килешү объектлары исемлегенә кертү;
- полиция хезмәткәрләренә җәмәгать урыннарында алкогольле, наркотик яки башка токсинлы исерек хәлдә булган, мөстәкыйль рәвештә йөри яки әйләнә-тирә мохиттә ориентлаша алган гражданнарны медицина оешмаларына гына түгел, ә мондый гражданнарга ярдәм күрсәтүче махсус учреждениеләргә дә китерү хокукы бирү.
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан I төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караган өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча хәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.
Әлеге периодлар стажга керсен өчен гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары теркәлмәгән.
Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен 37 елдан да ким булмаска тиеш. Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.
Сентябрь-октябрь айларында җирлекләрдә башкарылган көзге чистарту-төзекләндерү икеайлыгында һәр авылда да диярлек өмәләр узды быел. Чистарту өмәләренә авылдан читтә яшәүче якташлар да, авылда яшәүчеләр дә актив катнашты. Үз техникалары белән дә ярдәм иттеләр. Оешма-учреждениеләр дә бик теләп кушылды чисталык икеайлыгына. Көннәр җылы торганлыктан, экологик-санитар чистарту өмәләре ноябрь аенда да дәвам итте, бәйрәм көннәрендә авыл халкы, кайткан кунаклар бердәм эшләп, күләмле эшләр башкарды.
Чуракайда “Алга” хуҗалыгында район семинары узды – фотомизгелләр.
Начар метеорологик күренешләр:
18 нче ноябрьдән 24 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 8 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика юлларының аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар. Җил төнлә төньяк-көнбатыштан 7-12, көндез төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә. Һава температурасы бик нык түбәнәя: төнлә һәм көндез +1гә кадәр..-2°. Юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында 13 ноябрь көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар элемтә» үткәрә.
«Кайнар линия» эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, «ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге» НП, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» СРО вәкилләре катнашачак.
Консультация вакыты: 9.00 -17.00 сәгать.
«Кайнар элемтә» телефоны: (843) 236-00-71.
Татарстанда җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасы кертелде.
Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Хөкүмәте шундый карар кабул итте. Әгәр дә сез социаль юл йөрү билетыннан файдаланасыз яки кулланырга җыенасыз икән, “бердәм электрон социаль йөрү билеты”н (транспорт картасы) алу өчен республика матди ярдәм үзәгенең район бүлекчәсенә(Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 нче йорт) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Карталар 1 ноябрьдән бирелә башлады.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Үзмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.