ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Таныш булыгыз, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Илһам Сәлимҗан улы Шәмсунов билгеләнде.

5 ноябрь көнне, җирлек депутатлары белән берлектә, авыл халкына яңа җитәкчене  район Советы рәисе  урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте.

Илһам  Сәлимҗан улы 1974 елның 20 гыйнварында Чуракай авылында туган. Югары белемле юрист.

Актанышта төрле елларда ул район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченные, участок уполномоченныйлары эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район буенча җәзаларны үтәтү инспекциясе башлыгы, Такталачык авыл җирлеге башлыгы булып эшли.

Гаиләле, тормыш иптәше Ландыш Җәүдәт кызы  белән ике ул үстерәләр.

Таныш булыгыз, Такталачык авыл җирлеге башкарма комитетына җитәкче билгеләнде - Мансуров Марс Тимерхан улы.

5 ноябрь көнне, җирлек депутатлары белән берлектә, авыл халкына яңа җитәкчене  район Советы рәисе  урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте.

Марс Тимерхан улы 1970 елның 11 гыйнварында Такталачык авылында туган. Югары белемле юрист,  икътисадчы, урта махсус (техник) белемле.

Актанышта төрле елларда ул “Таң” хуҗалыгында, Актаныш районы эчке эшләр бүлегендә юл-патруль хезмәте инспекторы, дәүләт автоинспекторы, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе булып эшли.

2009-2015 елларда Алабуга ЮХИДИ бүлегендә ОГТО һәм РАС дәүләт инспекторы, юл-патруль хезмәте төркеме өлкән инспекторы, тәрҗемәче була.

2015-2017 елларда Актаныш районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының тыл начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы.

2017 елның 10 июненнән тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләнгән.

Гаиләле, тормыш иптәше Юлия Илгиз кызы белән бер ул, бер кыз үстерәләр.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 6 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

“Техник инвентарьлаштыру бюросы” җәмгыятенең Актаныш бүлегенә җитәкче  итеп, Ленар Фирдәвис улы Газизов билгеләнде.

Ленар Фирдәвис улын коллективка ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы “Техник инвентарьлаштыру бюросы» дәүләт унитар предприятиесенең 8 нче Чаллы районара филиалы директоры Гөлнара Мингалимова һәм район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров тәкъдим итте.

Ленар Фирдәвис улы Газизов 1975 елда Яңа Богады авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кама политехника институтында укый. Хезмәт юлын 1997 нче елда “Тамыр” хуҗалыгында инженер булып башлый. 1998 нчы елда Актаныш районы җир ресурслары һәм җир реформалары комитетына эшкә килә. 2003 нче елдан “Җир Сервисы” ҖЧҖ директоры.

Өйләнгән, хатыны Ләйсән белән ике бала тәрбиялиләр.

Чаллыда һәм Актанышта 2 ноябрь көнне бәйрәм ярминкәләре узды.  Чаллыда актанышлылар Ипподром буенда агросәнәгать паркы территориясендә сату итте. Ярминкә мәйданчыкларында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин булды.

Ярминкәләрдә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашты. Сатуга 11 миллион  сумнан артык 283 тонна  авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде.

Ярминкә мәйданчыкларында киң ассортиментта сыер, сарык ите, кош ите (каз, үрдәк, тавык, күркә), сөт  һәм башка сөт продукциясе, балык, яшелчә, камыр ризыклары һәм башкалар тәкъдим ителде.

Актанышта бәйрәм ярминкәсе барышы, хуҗалыклар, фермерлар сатуга алып чыккан продукция төрләре белән район җитәкчелеге  - район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров танышты, сатучыларның, сатып алучыларның фикерләрен тыңлады. Ярминкәдәге продукция төрләре нәкъ менә халыктан кергән сорау һәм ихтыяҗга карап билгеләнә.

Татар Ямалысында туган, бүгенге көндә  Актанышта гомер кичерүче Әфтах Габидулла улы Габидуллинның  бүген гомер бәйрәме - 90 яшь!

Әфтах 11 яшьтән колхозда хезмәт көненә эшли башлаган. Совет Армиясе сафларында егет моряк булып хезмәт итә. Рәкыйга белән гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстерәләр, һәркайсына югары белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар. Олы уллары бүгенге көндә гаиләсе белән Березники шәһәрендә яши. Уртанчы уллары Гамил Актанышта, күрше йортта гына яши. Кече уллары Илсур гаиләсе белән Агыйдел шәһәрендә. Әфтах абый белән Рәкыйга апаның 3 оныгы, 5 оныкчыгы да аларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бүген - 4 ноябрь көнне аларның кавышуларына 64 ел икән, икеләтә бәйрәм!

Әфтах абыйлар, олы уллары тугач, Актанышка күченеп килгәннәр.Әфтах бабай Минзәләдә парикмахер курсларында укып кайткач, 12 ел парикмахер булып эшли. Гаилә түгәрәкләнгәч, 1975 елда хәзерге яшәгән йортларын сатып алалар.

Хезмәт юлын "Госстрах"та агент булып дәвам итә Әфтах абый, лаеклы ялга да әлеге хезмәттән китә. 85 яшенә кадәр "Госстрах"ның ветераннар советы рәисе булып тора.


4
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр;

- төнлә бозлавык.

һава торышы:

Болытлы.

Төнлә юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, урыны белән бозлавык.

Көндез яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә 0..-3°. Көндез максималь һава температурасы +2..+5°. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

“Хөрмәтле актанышлылар!

Сезне чын күңелемнән дәүләтебезнең төп бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Әлеге ике бәйрәм безнең һәрберебез өчен мөһим, чөнки алар – республикабыз, районыбыз  үсешендә, формалашуында тарихи кыйммәткә ия бәйрәмнәр.

Яшебезгә, динебезгә, һөнәребезгә, тормыштагы кызыксынуларыбызга, охшашлыкларга һәм аермалыкларга  карамастан, без барыбыз да илебез, республикабыз, районыбыз  үсеше, икътисадый тотрыклылык, имин тормыш, матур киләчәк өчен бердәм хезмәт куябыз, гореф-гадәтләр алмашып, аралашып яшибез.

Актаныш  районында яшәүчеләр арасында үзара теләктәшлек, толерантлык, милләтара татулык, төрле халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләрен ныгыту өлкәсендә еллар дәвамында туплаган тәҗрибәбез республика һәм өлкәләр өчен дә үрнәк булып тора. Төрледән-төрле мәдәни чаралар, бәйгеләр үткәреп, без аларның сакланышын тәэмин итәбез,  аралашабыз, эшлекле багланышлар булдырабыз, традицияләрне киләчәк буынга тапшырабыз. 

Җирле үзидарә үсешенең, һәр кешенең, төбәкнең  иминлек нигезе булып торучы  төп законыбыз - Татарстан Республикасы Конституциясе. Ул безгә җирлегебездә хокукый эшчәнлек алып барырга, халкыбызның тормышын, яшәү дәрәҗәсен яхшыртырга, көнүзәк мәсьәләләрне  законлы багланышлар аша хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Хезмәтебездә һәм башлаган эшләребездә уңышлар юлдаш булсын,    тынычлык, гаилә бәхете һәм иминлек телим.”


3
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр

2019 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

көньяк-көнбатыштан исүче җил, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.;

- төнлә урыны белән буран;

- бозлавык;

- юлларда урыны белән көчле бозлавык.

һава торышы

Болытлы. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, көндез урыны белән.

Аерым районнарда бозлавык, төнлә урыны белән буран.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә урыны белән 18 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -2..-4°.

Көндез максималь һава температурасы 0..+2°.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Татарстанның атказанган төзүчесе Мирзәриф Шәйхразыевны искә алу кичәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International