Таныш булыгыз, Такталачык авыл җирлеге башкарма комитетына җитәкче билгеләнде - Мансуров Марс Тимерхан улы.
5 ноябрь көнне, җирлек депутатлары белән берлектә, авыл халкына яңа җитәкчене район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте.
Марс Тимерхан улы 1970 елның 11 гыйнварында Такталачык авылында туган. Югары белемле юрист, икътисадчы, урта махсус (техник) белемле.
Актанышта төрле елларда ул “Таң” хуҗалыгында, Актаныш районы эчке эшләр бүлегендә юл-патруль хезмәте инспекторы, дәүләт автоинспекторы, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе булып эшли.
2009-2015 елларда Алабуга ЮХИДИ бүлегендә ОГТО һәм РАС дәүләт инспекторы, юл-патруль хезмәте төркеме өлкән инспекторы, тәрҗемәче була.
2015-2017 елларда Актаныш районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының тыл начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы.
2017 елның 10 июненнән тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләнгән.
Гаиләле, тормыш иптәше Юлия Илгиз кызы белән бер ул, бер кыз үстерәләр.