Актанышта гомер кичерүче Әфтах Габидуллинга 90 яшь!

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татар Ямалысында туган, бүгенге көндә  Актанышта гомер кичерүче Әфтах Габидулла улы Габидуллинның  бүген гомер бәйрәме - 90 яшь!

Әфтах 11 яшьтән колхозда хезмәт көненә эшли башлаган. Совет Армиясе сафларында егет моряк булып хезмәт итә. Рәкыйга белән гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстерәләр, һәркайсына югары белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар. Олы уллары бүгенге көндә гаиләсе белән Березники шәһәрендә яши. Уртанчы уллары Гамил Актанышта, күрше йортта гына яши. Кече уллары Илсур гаиләсе белән Агыйдел шәһәрендә. Әфтах абый белән Рәкыйга апаның 3 оныгы, 5 оныкчыгы да аларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бүген - 4 ноябрь көнне аларның кавышуларына 64 ел икән, икеләтә бәйрәм!

Әфтах абыйлар, олы уллары тугач, Актанышка күченеп килгәннәр.Әфтах бабай Минзәләдә парикмахер курсларында укып кайткач, 12 ел парикмахер булып эшли. Гаилә түгәрәкләнгәч, 1975 елда хәзерге яшәгән йортларын сатып алалар.

Хезмәт юлын "Госстрах"та агент булып дәвам итә Әфтах абый, лаеклы ялга да әлеге хезмәттән китә. 85 яшенә кадәр "Госстрах"ның ветераннар советы рәисе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International