Бүген, 1 ноябрьдә, районыбызда “Ташкын” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды. Кышлату чорына күчкәннән соңгы тәүге семинарда хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, технологлар, агрономнар, инженерлар катнашты. Семинарны район авыл хуҗалыгы идарәсе “Ташкын” хуҗалыгы базасында укыту-тәҗрибә уртаклашу формасында уздырды. Семинарда катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов мондый юнәлештәге семинарларның һәр хуҗалыкта да уздырылачагын хуплады.
Хуҗалык амбарында бөртекләрне кышкы саклауга кую, терлек азыгы культураларының да сакланышы һәм район буенча орлыкларны язгы чәчүгә әзерлек торышы белән таныштырылды.
Һәр юнәлеш буенча “Ташкын” хуҗалыгының баш белгечләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Машина-трактор паркында техника ремонты барышы, остаханәдә тудырылган эш шартлары каралды.
Хуҗалыкның терлекчелек тармагы яңа алымнар кулланып, берничә төрдә эшли. Азык цехында терлекләр өчен миксерда берничә рацион әзерләнә. Терлекләргә ашатылучы азык лаборатор тикшерү үткәрелгәннән соң, туклыклы матдәләр чагыштырмасы белән балансланган. Фермаларда терлекләрнең сәламәтлеге, сакланышы һәм үрчем алу буенча ветеринар-технологлар эш барышын күрсәтте. Сыерларның УЗИ тикшерүе практик формада бәян ителде.
“Ташкын”да тулысынча роботлашкан торак төзелеп бетү алдында. Әлеге торакта югары технологик эшчәнлек алып барылачак. Сыерларның сәламәтлеге һәм сөт бирүчәнлеге дөнья стандартлары таләпләренә туры килергә тиеш. Моның өчен бүгеннән үк нәселле сатып алынган терлекләр аерым торакларда асрала. Алардан туган бозаулар да аерым тәрбияләнә. Ә инде компьютерлаштырылган эш барышы һәм көйләнеше өчен бүгеннән кадрлар укытып әзерләнә.
1 ноябрь көнне Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында мәдәният өлкәсенә яңа үзгәрешләр кертү, киләчәк үсешен билгеләү, үзәк мәсьәләләрне яңа форматта хәл итү буенча ачык сөйләшү булды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та форумда катнашып, мәдәни өлкәгә кагылышлы фикерләрен белдерде, сорауларга җаваплар бирде. Мәдәният хезмәткәрләренең фикерләрен, сорауларын тыңлады.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзанур Фарухшинның иҗат кичәсе.
2 ноябрь, шимбә көнне, Актанышның үзәк базары каршында, иртәнге 8 сәгатьтә көзге бәйрәм ярминкәсе үткәрелә. Сатуда яшелчә-җимешләр, эре мал һәм кош ите, сөт продуктлары, ак май, төрле ярмалар, икмәк - бодай, арпа, борчак, балык булачак.
Барыгызны да ярминкәдә көтеп калабыз.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Кредитлар буенча процентларны түләүгә субсидия бирелә. Бер кешегә субсидиянең иң чик күләме елына 10 млн. сумга кадәр тәшкил итә.
Гаризалар кабул итү вакыты - 2019 елның 15 ноябренә кадәр http://mert.tatarstan.ru/rus/subsidirovanie-zatrat-svyazannih-s-uplatoy-2957577.htm
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. Проект «Росмолодёжь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңеп чыккан иде.
Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажлары түбәндәгечә булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала:
-инженер-механик, зоотехник-мехнизатор, механизатор, машина белән сыер саву операторы, терлекче-бозау караучы һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел;
-ветеринария табибы, терлек үрчетү буенча технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел;
-бухгалтер-икътисадчы һөнәре буенча стажы 5 ел.
Конкурс ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш.
Белгечләр түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала:
– «Иң яхшы инженер-механик»;
– «Иң яхшы агроном»;
– «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»;
– «Иң яхшы механизатор»;
– «Иң яхшы ветеринария табибы»;
– «Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор»;
– «Иң яхшы зоотехник»;
– «Иң яхшы терлекче-бозау караучы»;
– “Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы).
Ә студентлар түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала:
– «Иң яхшы инженер-механик»;
– «Иң яхшы агроном»;
– «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»;
– «Иң яхшы ветеринария табибы»;
– «Иң яхшы механизатор».
Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары һәм һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Һәр номинациядә 1 нче урыннарны алучылар чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеген алачак. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.
Конкурста катнашу өчен 10 ноябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.
Хөрмәтле райондашлар! Һәр өлкәдә барган эшчәнлеккә, үзгәрешләргә битараф булмавыгыз ачыктан-ачык аралашырга, борчыган сорауларны ачыклап, чишелешен табарга ярдәм итә.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка юлланган сорауларның чираттагысы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларның хәләл ризык белән туклануына кагылышлы иде. Ата-аналар, балаларыбызга хәләл ит ашатсыннар иде, дип, район башлыгына мөрәҗәгать итте. Хәлне ачыклау өчен, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин бакча-мәктәпләргә ит китерүче эшмәкәр “Ибраһимова”ның малны алу, чалу тәртипләре белән танышты. Бүгенге көндә балаларга ашатылучы ит хәләл. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Лиана Сираева һәм Ләйсән Нурлыева “Каенкай” балалар бакчасына йөрүче ата-аналар белән очрашты, хатта күтәрелгән сорауларның чишелеше буенча җавап бирде.
Бакча-мәктәпләрдә балаларның туклануы район башлыгының даими күзәтчелегендә тора. Сорауларыгыз һәм борчуларыгыз бар икән, битараф калмасагыз иде, балаларыбыз иминлегенә һәм сәламәтлегенә киләчәктә дә игътибарлы булыйк.
Бүген – 30 октябрь көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Актанышка эшлекле сәфәр кылды.
Әлфия Гомәр кызы районда һәм җирлекләрдә федераль проект кысаларында бүлеп бирелгән акчаларның нәтиҗәле файдаланылуын карады, социаль объектларда булып, халык, хезмәткәрләр, укытучылар, балалар белән аралашты, аларның фикерләрен тыңлады.
Депутат эш сәфәре кысаларында Чалманарат мәдәният йортында, Кәзкәй фельдшер-акушерлык пунктында, Актаныш кадет-интернат мәктәбендә, Актаныш технологик техникумында, Актанышның 1 нче мәктәбендә булды, район Советы бинасында кабул итү үткәрде.
Актанышның 1 нче мәктәбендә Әлфия Гомәр кызы "Мәгариф" милли проекты кысаларында эшләп килүче “Заманча мәктәп” федераль проектының “Үсеш ноктасы” бүлмәләрендә алып барылган эшчәнлек белән танышты.
Авылларда һәм кече шәһәрләрдә "Үсеш нокталары" булдыру "Заманча мәктәп" федераль проектында бу максатларга 3,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Мондый үзәкләр барлыкка килгән мәктәпләрдә матди-техник база яңартыла, яңа җиһазлар сатып алына. Болар барысы да "Технология", "Информатика", "Тормыш иминлеге нигезләре" фәннәре буенча балаларны яңача укытырга мөмкинлек бирә.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов «КАМАЗ» җәмгыятенең техник мәсьәләләр буенча директор урынбасары Илдар Габделхак улы Гыйльфанов, Актаныш агрегат заводы директоры Гадел Фердинант улы Хисмәтуллин белән очрашып, агрегат заводында КамАЗ машиналары өчен запас частьлар җитештерү барышы, үсеш перспективалары хакында сөйләште.
Актаныш районы территориясендә 13 мошенниклык очрагы теркәлгән. Аларның икесе ачыкланып, эш судка юлланган.
Районда гына түгел, республикада даими теркәлеп торган мошенниклык очракларын ачу юнәлешендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан киң масштаблы, системага салынган эш башкарыла. Эзлекле оештырылган эш нәтиҗәсендә генә алдакчыларны ачыклау, аларны җәзага тарту мөмкин.
Әмма, шул ук вакытта, халыктан да зур уяулык сорала. Бу хакта даими кисәтүләр ясалып торса да, ни кызганыч, актанышлылар да мошенникларның кармагына эләгә тора. Соңгы елларда интернет челтәре аша алдану очраклары аеруча арткан. Хәер, кешене виртуаль киңлекләрдә алдау хәзер адым саен. Бер райондашыбыз, мисал өчен, шушы юл белән кәҗәсен сатарга уйлый. Сакаллы мал белән чегән затыннан булган кешеләр кызыксына. Банк картасына акча күчерергә теләк белдерә алар. Малына бик тиз ия тапкан хуҗа, билгеле, саклык, уяулык хакында исеннән чыгара һәм карта номерларын сатып алучыга юллый. Мондый схема белән башкарылган эшнең җеп очын эзләү исә, полиция вәкилләренә кайтып кала.
Атна саен оештырылып килүче сишәмбе брифингы бүген нәкъ менә мошенниклык очракларын булдырмау, аларны кисәтү чараларына багышланды.
Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үткән чарада Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Илдар Шәйхетдинов, Россельхозбанкның һәм Саклык банкының район үзәгендә урнашкан өстәмә офисы җитәкчеләре Данияр Салихҗанов һәм Резеда Шәйгәрданова, район пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Булат Басыйров, инвалидлар һәм ветераннар оешмалары рәисләре, Такталачык һәм Әтәс авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Бу юлы да калган җирлек башлыклары брифингка видеоэлемтә аша кушылды.