ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

28 октябрь көнне  ахшам намазыннан соң рабигыль-әүвәл ае керде. Бу ай Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. туган ай буларак   истәлекле. Рәсүлебезнең туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 12-нче көне, ягъни 8 ноябрь киченә туры килә.

Мөбарәк Мәүлид кичендә һәм ай дәвамында Пәйгамбәребез с.г.в. га салаватлар әйтү, ул яшәгән заманнар, күргән хәлләр, могҗизалар турында китаплар уку, вәгазьләр уку, сәдака бирү бик саваплы.

Шул уңайдан,  15 ноябрь көнне Актанышта  район мәдәният йортында вәгазь кичәсе һәм дини очрашу үткәрелә. Дини җырлар иҗат итүче Ильяс Халиков  һәм ул җитәкләгән "Мөнбәр" татар-дини театры  “Мәдрәсә - белем чишмәсе” исемле яңа программасын актанышлыларга тәкъдим итә. Рәхим итегез!

Республикада беренче тапкыр иң яхшы авыл клубын һәм авыл мәдәният йортын сайладылар. Җиңүчеләргә җиһазлар, музыка кораллары сатып алу һәм сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.

Конкурс өч этапта (муниципаль, зона һәм республика) үткәрелде. Финалга 35 авыл клуб берләшмәсе һәм авыл мәдәният йорты чыкты. Иҗади ярышта 1762 мәдәният учреждениесе катнашты.

«500гә кадәр кеше яшәгән торак пунктның авыл клубы, авыл мәдәният йорты» номинациясендә Актаныш районының Иске Кормаш авылы мәдәният йорты икенче урынга лаек табылды, 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Искекормашлыларны лаеклы җиңү белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Финалда  муниципаль һәм зона этапларында җиңүчеләр жюри әгъзаларына иҗади номер һәм үзләре әзерләгән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим итте. Моннан тыш, конкурсантларга 17 критерий буенча бәя бирелде, алар арасында мәдәни-ял итү учреждениесенең матди-техник җиһазлары, музыка кораллары, сәхнә костюмнары, уен һәм спорт бүлмәләре булу, биналарны сәнгати-эстетик яктан бизәү, хезмәткәрләрнең белеме,  клуб оешмалары саны, халык саны, расланган эш планы, мәдәни-ял итү учреждениесен үстерү концепциясе һәм башка куелган таләпләр дә бар иде.

Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде.

«Халык саны 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы»,

«Авыл клубы, 200-300 кешелек торак пунктның мәдәният йорты»,

«Авыл клубы, 500 кешедән торган торак пунктның мәдәният йорты»,

«Халык саны 500 һәм аннан да күбрәк булган торак пунктның мәдәният йорты».

«Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында җиңүчеләр 28 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бүләкләнде.

29 октябрь  көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак мәсьәләсе, гаилә хәле, эшмәкәрлек, кредит алу һәм түләүдә килеп туган четерекле очраклар, көнкүреш мәсьәләләре, экология һәм әйләнә-тирәне саклау буенча булды.

Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләрне дә хәл итү буенча йөкләмәләр бирелде, җаваплы затлар билгеләнде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.

Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны  район башлыгының кабул итүе даими рәвештә сишәмбе көнне үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев белән очрашып, Актаныш район авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә үзара хезмәттәшлек  һәм районны яшь белгечләр белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикерләште. Үзара хезмәттәшлек буенча эшлекле сөйләшүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасы кече сыйныф укучыларын мәҗбүри кайнар аш белән тәэмин итү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

 

"Исегезгә төшерәм, апрель аенда ук кече сыйныф укучыларын дәүләт белән гарантияләнгән сыйфатлы, балансланган кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе Дәүләт Думасында Премьер-министр Дмитрий Медведевның  хисабы барышында күтәрелгән иде.

Финанс министрлыгы кече сыйныф укучыларын азык белән тәэмин итү - төбәкләр вәкаләте дип саный, ләкин безнең позиция болайрак: закон кабул ителгән очракта, дәүләт аның үтәлешен гарантияләргә һәм финансларга тиеш".

 

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча 23 октябрьдән 6 ноябрьгә  кадәр тематик «Кайнар элемтә» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 3-09-62, (88552) 32-06-07, 8 800 555 49 43 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Утырыш ахырында ТР Волейбол федерациясе президиумының киңәйтелгән утырышы карары формалаштырылды, шулай ук бүләкләү тантанасы булды. Озак еллар намуслы хезмәте, Татарстанда профессиональ һәм массакүләм волейбол хәрәкәтен үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен ТР Волейбол федерациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

- Актаныш муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев;

- Актаныш муниципаль районының ир-атлар командасы тренеры Ленар Ибнеев.

25-26 октябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына көрәш ярышы узды. Ярышта республиканың 50 командасыннан 292 көрәшче катнашты. 60 кг үлчәү авырлыгында Актаныштан Раббани Нургалиев беренче урын алды. Раббанины ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе «Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2019 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

20 ел сәхнәдә: КВН командаларының финал уеннары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International