Дәүләт Думасы кече сыйныф укучыларын мәҗбүри кайнар аш белән тәэмин итү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Исегезгә төшерәм, апрель аенда ук кече сыйныф укучыларын дәүләт белән гарантияләнгән сыйфатлы, балансланган кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе Дәүләт Думасында Премьер-министр Дмитрий Медведевның хисабы барышында күтәрелгән иде.
Финанс министрлыгы кече сыйныф укучыларын азык белән тәэмин итү - төбәкләр вәкаләте дип саный, ләкин безнең позиция болайрак: закон кабул ителгән очракта, дәүләт аның үтәлешен гарантияләргә һәм финансларга тиеш".