ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә ТР Волейбол федерациясе президиумының киңәйтелгән утырышы узды.
Утырыш эшендә шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Ринат Садыйков, шулай ук спорт һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәктәп волейбол лигасының муниципаль дирекцияләре вәкилләре, республика районнары һәм шәһәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырышның көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән – «Татарстан Республикасы мәктәп волейбол лигасы» проектын гамәлгә ашыру, шулай ук «2022 елга кадәр Татарстан Республикасында волейболны үстерү концепциясен гамәлгә ашыру чаралары турында».
"Спорт елы Волейбол федерациясе өчен бик киеренке һәм катлаулы булды. Төрле факторлар осталарның ирләр һәм хатын – кызлар командасы чыгышларына тәэсир итте-составтагы үзгәрешләр дә булды, бу табигый процесс. Шуның белән бергә без республика эчендә, зонаара һәм зона чемпионнатларында бик күп ярышлар уздырдык, волейбол массасын үстерүгә җитди игътибар бирдек.
Элегрәк без волейбол мәктәпләре, хөкемдарлык һәм яраткан спорт төренең активлыгын арттыруга юнәлдерелгән кайбер башка мәсьәләләрне караган идек инде. Гомумән алганда, узган елны без уңай бәялибез», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанда оештырылган һәм гамәлгә ашырыла торган мәктәп волейбол лигасы проекты бик уңышлы, дип билгеләп үтте Фәрит Хәйрулла улы.
Утырыш ахырында ТР Волейбол федерациясе президиумының киңәйтелгән утырышы карары формалаштырылды, шулай ук бүләкләү тантанасы булды. Озак еллар намуслы хезмәте, Татарстанда профессиональ һәм массакүләм волейбол хәрәкәтен үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен ТР Волейбол федерациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- Актаныш муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев;
- Актаныш муниципаль районының ир-атлар командасы тренеры Ленар Ибнеев ;
- Мамадыш муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алексей Смирнов ;
- Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов ;
- Теләче муниципаль районы «Теләче» спорт мәктәбе директоры Динар Гыйниятуллин ;
- Сарман муниципаль районының 1 нче спорт мәктәбе директоры Ләззәт Хуҗин;
-Кукмара муниципаль районы «Зилант» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәйзуллин;
- Арча муниципаль районы «Арча» спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры Рәшит Сафин.