Район башлыгы Энгель Фәттахов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

29 октябрь  көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак мәсьәләсе, гаилә хәле, эшмәкәрлек, кредит алу һәм түләүдә килеп туган четерекле очраклар, көнкүреш мәсьәләләре, экология һәм әйләнә-тирәне саклау буенча булды.

Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләрне дә хәл итү буенча йөкләмәләр бирелде, җаваплы затлар билгеләнде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.

Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны  район башлыгының кабул итүе даими рәвештә сишәмбе көнне үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International