Иске Кормаш мәдәният йорты - республикада иң яхшы авыл клубы

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Республикада беренче тапкыр иң яхшы авыл клубын һәм авыл мәдәният йортын сайладылар. Җиңүчеләргә җиһазлар, музыка кораллары сатып алу һәм сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.

Конкурс өч этапта (муниципаль, зона һәм республика) үткәрелде. Финалга 35 авыл клуб берләшмәсе һәм авыл мәдәният йорты чыкты. Иҗади ярышта 1762 мәдәният учреждениесе катнашты.

«500гә кадәр кеше яшәгән торак пунктның авыл клубы, авыл мәдәният йорты» номинациясендә Актаныш районының Иске Кормаш авылы мәдәният йорты икенче урынга лаек табылды, 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Искекормашлыларны лаеклы җиңү белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Финалда  муниципаль һәм зона этапларында җиңүчеләр жюри әгъзаларына иҗади номер һәм үзләре әзерләгән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим итте. Моннан тыш, конкурсантларга 17 критерий буенча бәя бирелде, алар арасында мәдәни-ял итү учреждениесенең матди-техник җиһазлары, музыка кораллары, сәхнә костюмнары, уен һәм спорт бүлмәләре булу, биналарны сәнгати-эстетик яктан бизәү, хезмәткәрләрнең белеме,  клуб оешмалары саны, халык саны, расланган эш планы, мәдәни-ял итү учреждениесен үстерү концепциясе һәм башка куелган таләпләр дә бар иде.

Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде.

«Халык саны 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы»,

«Авыл клубы, 200-300 кешелек торак пунктның мәдәният йорты»,

«Авыл клубы, 500 кешедән торган торак пунктның мәдәният йорты»,

«Халык саны 500 һәм аннан да күбрәк булган торак пунктның мәдәният йорты».

«Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында җиңүчеләр 28 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International