-Сатырлык икмәгегез юк, көндәлек керем булган сөтегез аз күләмдә. Үгезләрегез көр, хуҗалыкка керем дә алардан булачак. Терлек азыгыгыз да кыш чыгарга җитәр-җитмәс. Кукуруз да юк сездә. Юкчыллык белән терлекчелекне дә алып барып булмый. Чуракайга заманында сенажны читтән сатып алган вакытлар да булды. Быел да авыр кышлату көтә сезне. Көннекен-көнгә исәпләп, чыгымнарны барлап, терлекчелектә үсеш бирмәсәгез, керем дә булмаячак, - дип, 7 ноябрь көнне Чуракайда “Алга” хуҗалыгында булган семинарда район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалыкның бүгенге торышын анализлап, хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галләмовка катгый фикерен белдерде.
Яз-җәй җирлектә коры һава торышы булганлыктан, быел хуҗалык бөртеклеләрнең гектарыннан 24 центнер гына уңыш алды. Булган икмәк чәчүлек орлык әзерләүгә, алган техника бурычларын каплауга тотылган. Терлек азыгын да үз вакытында сыйфатлы һәм җитәрлек әзерли алмаганнар. Райондагы терлек азыгын тикшерү лабораториясе анализлары күрсәткәнчә, терлекләргә бирелүче азык сыйфатлы һәм тулы кыйммәтле түгел. Азык сыйфатына саламны тиешле дәрәҗәдә туратмау, катнаш азыкны миксерга салып болгатмау да тәэсир итә. Миксерда әзерләнгән азык тулы кыйммәтлелеге ягыннан сыерларга көненә 11 килограмм сөт бирү мөмкинлеген тудыра. Бу азык энергиясе торакта сыерның салкын, юеш идәндә ятуы хисабына кими, сөткә китми. Силос-сенажлы болганчык су эчүе дә сөтне киметә. Лаборатория белгечләре хуҗалыкка терлекләргә ашату өчен бер сыерга 20 килограмм сөт бирү мөмкинлеге белән рацион төзеп тәкъдим иткән. Монда инде көнбагыш сыгынтысы һәм башка өстәмәләр алу кирәк. Бозаулаган сыерлардан сөтне максималь алыйм дисәң дә бер торактагы сыерларны ике якка аеру сорала.
Икътисадый сикереш ясыйм дисәң, хуҗалыктагы җитәкче-белгечләрнең үз җайларына гына эшләүләреннән туктап, тыныч кына яшәү халәтеннән чыгулары, ситуацияне уңай якка үзгәртүләре кирәк бүгенге көндә. Чөнки терлек тә, үрчем алу да бар хуҗалыкта. Ике айга кадәр бозауларны тәрбияләү җайга салынмаган да, сыерларының сөте аз. Бу инде җитәр-җитмәс азык белән генә башкарыла торган эш түгел. Шуңа да яңалык керткәндә, яңа алымнарны көндәлек тәрбия барышында кулланганда, иң элек, үзкыйммәтне анализлап бирергә кушты идарә белгечләренә район башлыгы.
Авыл хуҗалыгы идарәсе семинарда “Алга” хуҗалыгының 2013 елгы һәм бүгенге хәленә анализ ясады. 2013 елның 1 ноябренә хуҗалыкта 1612 терлек булган, бүген 54 кә ким. Сыер 639 баш булган, бүген 68 гә ким. 447 каплатасы тана булган. Бүген 92 гә ким. Буаз терлек 77 баш булган. Бүген 80 гә артык. 447 үгез булып, хәзер көндәгесе 26 га арткан. 1559 центнер эре терлек ите җитештерелгән, быелгы күрсәткеч - 1864 центнер. 2013 елда 536 бозау булса, хәзер 550 баш. Алты еллык чагыштырмада шулай ук үлем кимегән, көнлек үсеш алу, бер сыерга сөт саву да арткан.
Семинар барышында хуҗалыкның амбарында чәчүлек орлыклар сакланышы үрнәк буларак тәкъдим ителде. 3000 центнер арпа, 3500 центнер бодай чәчүгә әзерләнгән, башка культуралар да югары репродукцияле. Машина-трактор паркында ремонт барышы да тел-теш тидерерлек түгел. Комбайннарның да барабаннары, иләкләре салдырылган, техника торышына анализ ясалган, көндәлек төзекләндерү графикларына җитешеп баралар. Көзен запас частьларның арзан булуы да чыгымны киметә. Комбайннар ремонты барышы буенча семинарда “Чишмә”, “Башак”, “Тамыр” хуҗалыклары эшчәнлеге үрнәк буларак әйтелде.
Терлекчелек тармагы белән танышканда “Алга” хуҗалыгында симертү үгезләренең торышы сөендерде. 68 үгезнең узган айда 22 се 4 центнердан артык булган. Октябрьдә 10 баш сатып, 641 мең сум акча керткәннәр. Бу айда 15 баш терлек сатарга исәпләп торалар. Хуҗалыкның хезмәт хакы бирүе һәм башка көндәлек чыгымнары, яшәеше бүген терлекчелек тармагы керткән акча хисабына барганын искәрткәндә, бу инде хуҗалыкның бар ябышып торганы.
Терлек үсешен анализлаганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров район хуҗалыкларында бозауларны тәрбияләгәндә җибәрелгән кимчелекләргә тукталып киңәшләрен дә бирде.
-Терлеккә җитәрлек аксым бирелергә тиеш. 20 проценттан да ким булырга тиеш түгел протеин. Җәй люцернадан тиешле вакытта сыйфатлы сенаж салмадыгыз. Шуңа бүген сөтегез ким. Бозауларны коры солыдан, арпадан өзмәгез. Ә коры кукуруз - энергия чыганагы. Сөттән аерганчы бозауны фураж ашарга да өйрәтергә кирәк. Ә без сөттән аерабыз да тупас азык бирә башлыйбыз – дөрес түгел. Үгезне симерткәндә исә, саламга, печәнгә басым ясасагыз иде, катнаш азыкны җитәрлек күләмдә кушыгыз. Терлекчелек культурасы булган мөгез яндыруны да онытмасагыз иде. Вак кына әйбер кебек, менә шулар үз вакытында эшләнми икән, безнең күрсәткеч тә юк инде, - диде ул.