Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2019 елның 10 ноябре, якшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге хезмәткәрләре 8 ноябрь көнне район мәдәният йортында  үткәрелгән тантаналы чарада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, анда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Тантана  тәбрикләүләр, бүләкләүләр,  концерт номерлары белән үрелеп барды, һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, эчке эшләр органнарының район тормышындагы  ролен билгеләп үтте, иминлекне, тынычлыкны  тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады. Энгель Нәвап улы полиция хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен рәхмәтен җиткерде, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары теләде,  эчке эшләр органнарында аеруча яхшы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен полиция хезмәткәрләренә район башлыгының мактау кәгазьләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International