Бүген Актанышта үткән 24 форма-киңәшмә барышында шәхси секторларда җитештерелгән сөткә бәя, аны реализацияләү мәсьәләләренә аерым урын бирелде.
Актаныш районы буенча октябрь аенда сөткә уртача бәя 19 сум 34 тиен күләмендә билгеләнгән. Бер караганда, түбән дә кебек түгел ул, тик бу бәя, республиканың кайбер районнарыныкы белән чагыштырганда, яхшыгарак өметләндерә. Бу нисбәттән, район башлыгы Энгель Нәвап улы да, 18-19 сум бүген сөткә бәя түгел, дип белдерде.
Әмма борчыган мәсьәлә бу гына түгел. Актаныш районы җирлекләрендә тапшырылган сөт бәясенең чуар булуы урынлы борчу тудыра. Мисал өчен, Иске Байсар авылы халкына узган айда бер литр сөт өчен 20 сум 33 тиен белән исәп ясаганнар. Бу – райондагы иң югары күрсәткеч. Әтәс, Югары Яхшый авыл җирлекләрендә дә бәя уртача күрсәткечләрдән югарырак. Уразай, Теләкәй, Такталачык, Түке, Иске Богады, Актанышбаш, Актаныш, Яңа Әлем җирлекләрендә халык бер литр сөттән 19 сумлык файда алган. Калган җирлекләрнеке түбән. Күҗәкәдә исә, сөтнең уртача бәясе 18 сум 50 тиен күләмендә булган. Ни өчен Актаныш районында шәхси эшмәкәрләр сөтне төрле бәядән кабул итә соң? Бу көн-төн мал арасында кайнашкан авыл кешесенә карата “хөрмәт” билгесеме әллә? Хәтта бер җирлекнең сөтен реализацияләгән эшмәкәрләр ике авылда ике бәя куюдан да тартынып тормый. Бу хәрәкәттән хәбәрдар булган авыл җирлеге башлыкларының да кул кушырып утыруы аңлашылмый. Аннары исә, авылда сыер малы кими дип зарланабыз. Юкса, мал кимүнең бер сәбәбе анык - сөткә булган түбән бәя.