Татарстан Республикасында суд табигатьне саклау прокуроры таләпләрен хуплады һәм җирле үзидарә органына калдыклар чүплеген бетерүне йөкләде

2019 елның 15 ноябре, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлеше өлкәсендә тикшерү үткәрелде, аның барышында республиканың Яшел Үзән районы территориясендә 700 куб метрдан артык күләмдә төзелеш һәм башка калдыкларны туплау факты ачыкланды.

Закон бозуларны бетерү максатыннан, җирле үзидарә органына табигать саклау прокуроры тарафыннан күрсәтмә бирелде.

Закон бозу очракларын ирекле рәвештә төзәтмәү сәбәпле, табигатьне саклау прокуроры судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте.

Яшел Үзән шәһәр суды карары белән прокурор таләбе тулысынча канәгатьләндерелде. Җирле үзидарә органына калдыклар чүплеген бетерү бурычы йөкләнде.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуроры контролендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International