ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ – ХАЛЫК ФАЙДАСЫНА: Район башлыгы Энгель Фәттахов: “Халыкны алдарга ярамый!”

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Терлекчелек тармагының октябрь ае күрсәткечләренә багышланган киңәшмәдә  шәхси секторларның дәүләт ярдәменнән файдалануына да анализ ясалды.

Иске Сәфәр авыл җирлеге дәүләт тәкъдим иткән ярдәм төренең  утыз икесеннән уңышлы файдаланып килә. Терлек арттыруның нигезендә дә шушы күрсәткеч ята аның. Әтәс авыл җирлеге  утыз бер төр ярдәмгә дәгъва белдергән. Күҗәкәдә бу күрсәткеч унтугызга, Аешта – унҗидегә, Такталачыкта – унөчкә, Түкедә тугызга тәңгәл. Кыскасы, терлек асрауга йөз тоткан җирлекләр бу юнәлештә дә лидерлар. 


Тана алучылар өчен гамәлгә куелган район ярдәменнән исә илле биш райондашыбыз файдаланган. Аның гомуми күләме – 835 000 сум. Республика тәкъдим иткән 30 000 сумга   5илле алты  райондашыбыз ия булган. Бу максаттан, гомуми алганда, 1 600 000 сумнана артык субсидия бүленгән.


Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Актаныш районыннан мини-ферма төзәүгә кырык биш заявка җибәрелгән булса, аларның утыз тугызына уңай җавап алынган. Тагын алтысы  хәл ителү алдында.

Тана алырга исәпләп, документларын тапшырган  кешеләр дә ел ахырына кадәр субсидия алачаклар дип ышандырды район җитәкчелеге. “Таналар өчен өстәмә субсидияләр булачак. Халыкны алдарга ярамый!” – дип искәртте бу уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International