СОРАУ – СЕЗДӘН, ҖАВАП – БЕЗДӘН: “Актаныш басмалары” өстендә утлар кабат янды

2019 елның 15 ноябре, җомга

Җәйге чорда “Актаныш басмалары” скверы район халкының яратып йөри торган ял урынына әверелә. Хәер, ел әйләнәсе хәрәкәт өзелми биредә. Әмма соңгы көннәрдә Актаныш үзәген МТС бистәсе белән тоташтыручы күпер аша йөрүчеләрдән шактый зарлар ишетелә башлады. Сәбәбе: караңгы вакытта күпер тиешле дәрәҗәдә яктыртылмаган. Өстәвенә, берничә көн биредә, гомумән, караңгылык хакимлек иткән.

Кичке сәгатьләрдә дамба аша йөрүче актанышлылар, билгеле, чаң сугарга керешкән. Дөрес эшләгәннәр! Күпер бит су аша салынган, көзге караңгы кичләрдә, һава торышының тотрыксыз вакытларында, аяк асты бозлавыкка әверелгәндә, адәм баласына ни булмас? Менә ул чакта инде җаваплыны эзләү, ул лампочкаларны кем борырга тиеш икәнен ачыклау белән генә котылып та булмас иде.

Чыннан да, Актаныш авылы Советында да халык зарларының нигезле икәнен танырга мәҗбүр булдылар. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илһам Шәмсунов ситуацияне шәхси контроленә алырга вәгъдә дә итте.

Иң әһәмиятлесе, вәгъдә үтәлешен өч ел көтәргә туры килмәде. 14 ноябрьдән, хөрмәтле райондашларыбыз, дамба аша салынган күпернең буеннан буена ут яна. Без моңа үзебез дә инандык.

Илһам Сәлимҗан улы белән берлектә “Актаныш басмалары”н, нәкъ менә, караңгы төшкәч әйләнеп кайттык. Басмада хәрәкәт бер генә минутка да өзелми: өлкәнрәкләр - эштән, балалар бакчадан җылы өйләренә ашыга.

- Якты булгач, юл да тизрәк үтелә. Абынам, дип хафаланасы юк. Зарыбызны ишетеп, тиз арада хәл иткән җитәкчелеккә рәхмәттән башка сүз юк, - дип, юлын дәвам итте бер райондашыбыз.

Кайберәүләр Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы белән сүз алышып, үзләрен борчыган башка проблемаларны да бәян итәргә җитеште. МТС бистәсендәге тротуарлар, урамда ара-тирә күренгән хуҗасыз этләр – болар да алда башкарыласы эш планына кертелер дип ышанасы килә.

- Бүген басмадан үткән һәркемнең кәефе бераз күтәрелер кебек, чөнки аларны борчыган мәсьәләне хәл итүгә ирештек. Иң мөһиме, ут чыганакларын төзекләндерү, алыштыруга тотылган чыгымнарның бер өлеше халыкның үзеннән җыйнап алынган үзара салым акчасы, - дип, башкарылган эшкә нәтиҗә ясады Илһам Шәмсунов.

 “Актаныш басмалары”н утлы итүдә “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе егетләре зур тырышлык куйган. Оешманың баш энергетигы Фәндүс Фазлыев билгеләп үткәнчә, бүген сквердагы күпернең иллегә якын ут чыганагы тикшерелеп, карап чыгылган. Алыштырасы лампочкалар алыштырылган.

- Тәүлекнең караңгы вакытында күпер даими яктыртылып торачак. Инде утларның яну-янмавын да халык белән бергәләп күзәтербез. Бу урында райондашларыбыздан кеше хезмәтенә хөрмәт, уртак мөлкәтебезгә сак караш сорар идем. Аңлашып эшләгәндә генә проблемаларны вакытына чишеп, матур итеп яшәп була, - диде Илһам Шәмсунов, актанышлыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International