Актаныш авылында яшәүче ветераныбыз Мисбах Гомәровка 90 яшь!

2019 елның 15 ноябре, җомга

Актаныш авылында яшәүче ветераныбыз Мисбах Гайнулла улы Гомәровның бүген гомер бәйрәме - аксакалга 90 яшь тулды!

Ветеранны туган көне уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов котлады. Тәбрикләү хатларын һәм бүләк-күчтәнәчләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International