Татарстан Росреестры эшмәкәрләр өчен күчемсез милекне теркәү вакытын кыскартты

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре биргән документлар пакеты буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве вакытын кыскартты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9 эш көненнән 5 көнгә кадәр кыскартылды; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда 12 дән 9 эш көненә кадәр калды», - диделәр Татарстан Росреестрында.

Моннан тыш, документларны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте порталы ярдәмендә электрон рәвештә тапшырган очракта күчемсез милекне бер көн эчендә үк теркәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International