19 ноябрьдә табигать саклау законнары мәсьәләләре буенча Актанышта Фаяз Шакиров һәм Илсур Гыйльметдинов кабул итү үткәрә

2019 елның 15 ноябре, җомга

19 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә Актаныш районында яшәүчеләрне әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрелә. Гражданнарны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары - Татарстанның әйләнә - тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Фәнил улы Шакиров, Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры - өлкән юстиция киңәшчесе Илсур Ирек улы Гыйльметдинов кабул итәчәк. Кабул итү Актаныш авылы, Ленин урамы, 17 адресы буенча район Советы бинасында узачак. Алдан язылу 3-44 -22 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International