Техникум студентлары WorldSkills чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

14-16 ноябрь көннәрендә технологик техникум студентлары WorldSkills чемпионатының төбәк этабында катнашып җиңү яулап кайтты. Һөнәри ярышлар “Казан ЭКСПО” күргәзмә үзәгендә, төзелеш колледжында, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында үтте.

Технологик техникумның 3 нче курс студенты Ләйлә Вәлиева “Поварское дело”- “Пешекче эше” компетенциясендә 3 нче урынга лаек булды. Ләйлә бәйгеләрдә 1 нче курстан ук катнаша, бусына да теләп барган.

  • Беренче этапта 27 конкурсант арасында беренче бишлеккә кердем. Икенче этапка ныклап әзерләндем. Сораулар авыр иде. Төгәл җавап бирергә тырыштым. Бүләкләү тантанасында 3 нче урын, дип әйткәч, ышанмый тордым, бик дулкынландым.  Мине бәйгегә әзерләгән мастерым Лилия Вәлиевага һәм бәйгегә баруны оештырган техникум җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәм.

Чемпионат республикада 38 мәйданчыкта узды: Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Бөгелмә, Тәтеш, Сарманда. Сарман компетенция үзәгендә техникумнан Айвар Шәйхин үзенең остазы Ринат Габдуллин белән “Авыл хуҗалыгы машиналары эксплуатациясе» компетенциясендә көч сынаша. 24 уку йорты- техникум, колледж студентлары арасында Айвар Сарман, Әтнә, Мамадыш, Кукмара техникумы укучылары белән беррәттән беренче бишлеккә керә һәм  җиңүче булып таныла, икенче этап бәйгесендә өченче урынга лаек була.

Техникумда ел ярым укытучы булып эшләүче Айнур Даутовның шәкерте Илгизәр Фазлыкаев “Электромонтаж» номинациясендә чыгыш ясый. Республикадагы 20 команда арасында Илгизәр төбәкара турга уза, электрчының төрле модульләр белән эшләү үзенчәлекләрен күрсәтеп сертификатка ия була.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, яңа уңышлар теләп калабыз!

 Ләйсән ГАЗИЗОВА, Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International