Әниләр көне якынлаша: хатын-кызларыбыз әни булудан ямь-тәм табамы?

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе –Әниләр көне. Бәйрәм быел 24 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне якынлашканда Һади Такташның бу сүзләрен  еш искә алабыз: “Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда!”  Бүген яшь хатын-кызларыбыз әни булудан ямь-тәм табамы? Кызганыч, райондагы демографик вәзгыять бу уңайдан мактанырлык түгел. Әниләр көне алдыннан район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортына барып килдек. Анда әлегә бары тик бер генә бәби булуын әйттеләр. Бәбинең әнисе безгә генә түгел, ә күпләргә яхшы таныш, бик тә матур тавышлы җырчыбыз, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты  Рәзилә Галиева булып чыкты. Безнең белән елмаеп, балкып сөйләште ул.  Әни булу бәхетеннән Рәзилә тагы да сөйкемлеләнеп киткән.  Әлегә ул бала тудыру йортында, табиблар һәм шәфкать туташлары күзәтүендә.

  • Бәйрәм көне җитәрәк тагын бер кат әни булдым, хатын-кыз өчен моннан да зур бәхет юк бит дөньяда. Мине үзләре әни булганнар бик яхшы аңлый торгандыр. Әле йөкле икәнемне белмәгән чагымда ук  1 сыйныфта укучы кызым Сәйдә рәсемнәрендә мине бәби тоткан яки коляска эткән көенә  ясый иде. Аның сурәтләре тормышка ашты. Гаиләбез белән кечкенә кызыбызны көтеп алдык, аңа Язилә дип исем кушачакбыз,-  ди Рәзилә - Форсаттан файдаланып Актаныш авылында яшәүче әнием Зөлфирә Хәбибуллинаны өченче тапкыр дәү әни һәм Татар Суыксуы авылында яшәүче кайнанам Дилә Галиеваны тугызынчы тапкыр әби булуы белән котлыйм. Җир йөзендәге барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп иң изге теләкләремне юллап калам,- ди Рәзилә ханым.

 2019 ел “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен бәбиле ел булган. Рәзиләнең әйтүенә караганда, аның белән бергә 9(!) җырчы һәм биюче декрет ялына киткән. 7 сәнгатькәр яшь ана бәбидән исән-сау котылган, тагын икесенең бала тудыру йортына киләсе бар.

  • Ноябрь аенда 8 бала туды, ай эчендә бу сан артачак әле, әни булырга әзерләнүчеләребезне көтәбез,- ди бала тудыру бүлегенең өлкән шәфкать туташы Эльвира Зәкиева.

Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2019 нчы елда 124 хатын-кыз бәби алып кайткан.  Ел башыннан алып караганда бала туу сентябрь һәм октябрь айларында чагыштырмача күбрәк  күзәтелгән, сентябрьдә 15, октябрьдә 14 сабый якты дөньяга аваз салган...

Бүген 25 форма киңәшмәдә демографик мәсьәлә үзәккә куела. Бу хакта Актаныш муниципаль районы сайтыннан белә аласыз һәм интернет челтәрендәге безнең төркемнәрдә тулы яктыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International