ХАЛЫК ФИКЕРЕНДӘ ХАКЛЫК БАР: Мондый баскыч безгә төс түгел!

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Өске Актанышны аскысы белән тоташтыручы баскычны, халыктан кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң, ямаштырып куюга ирештек. Ара-тирә алыштырылган сайгаклар тишек киемдәге ямауны хәтерләтсә дә, баскычтан йөрү күпкә җиңеләйде.


Әмма райондашларыбызны җырларга салып җырланган Актаныш басмаларының бүгенге торышы барыбер канәгатьләндерми. Андый басма безгә, чыннан да, төс түгел, җәмәгать!


Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илһам Шәмсунов та баскычны тулысынча рәткә китерү яклы. Иң сөендергән яңалык исә – баскычны төзекләндерү 2020 елда үзара салым акчасына башкарылачак эшләр исемлегенә кертелгән.


- Без инде икенче елга бу баскычны тулысында реконструкцияләп, аны район үзәгенең бер бизәгенә әверелдерергә исәплибез. Сайгаклар ныклы итеп эшләнеп, кышкы чорда шумый торган материалдан булыр дип фаразлыйбыз. Өстәвенә, ул караңгы вакытта яктыртылачак та. Чүп салу урналары урнаштыру да каралган, - дип, планнарга ачыклык кертте җитәкче.


Бүген исә Илһам Сәлимҗан улы баскычта булып, бу нисбәттән нәкъ менә шушы юлдан даими йөргән халыкның фикерен тыңлады.


Актанышның ике өлешен тоташтыручы бу күпер-басмадан җәяүлеләр өзелеп тормый. Базардан кайтучылар да, мәктәп укучылары да моннан үтеп, шактый юлларын кыскарта.


- Актаныш үсә, матурлана. Бу баскыч кына бернинди үзгәреш тә кичерми. Яңартасы иде аны, - дип, Илһам Шәмсуновка теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр баскычтан Аскы Актанышка төшеп барган апалар, - ямадык та, эш бетте дип, баскычны мондый хәлдә калдыру мактарлык гамәл түгел. Уфтанып түгел, җырлап үтәрлек булсын ул! Мәчет тирәсеннән төшә торган баскычларны да төзекләндерәсе бар – төзек баскычтан төшеп-менеп йөргәндә, адым саен рәхмәт укыр идек!


Үзара салым хисабына төзекләндерү мөмкинлеген дә икекуллап хуплады алар.


- Үзебезнең акчалар үзебезнең мәнфәгатьләргә кулланылса, моңа кем каршы булсын? - дип, гаҗәпләнде дә райондашларыбыз.


Иң мөһиме, мөхтәрәм райондашлар, боз кузгалды! Инде икенче елга биеп-җырлап төшәрлек баскыч сафка басар дигән өметтә калыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International