ҖИРЛЕКЛӘРДӘ ҖЫЕННАР ДӘВАМ ИТӘ: Такталачык халкы үзара салым җыюга ризалык бирде, әмма...

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Җирлекләрдә тупланган үзара салым акчалары максатчан кулланылганмы? Халык башкарылган эшләрдән канәгатьме? 2020 елда да халыктан җыелган үзара салым бәрабәренә җирлекне төзекләндерүне дәвам итеп булачакмы? Бу көннәрдә әлеге сораулар Актаныш районында үтә дә актуаль, чөнки җирлекләрдә халык җыеннары башланды.

Искәртеп үтәбез, 2020 ел өчен үзара салым җыю-җыймауны теркәлеп яшәүчеләр саны 3000нән ким булган җирлекләрдә халык ачыктан-ачык үзе хәл итә. Актаныш районы буенча бары тик Актаныш авылы гына бу мәсьәләне референдумга кую юлы белән чишәчәк.

18 ноябрь көнне халык җыеннарының чираттагысы Такталачык авыл җирлегендә оештырылды. Мәсьәләнең мөһимлеген чагылдыручы төп факт – ул да булса,  чарада катнашучылар саны. Шөкер, җыенның мөһимлеген такталачыклылар яхшы аңлый булып чыкты – залдагы урыннарның өчтән икесе ияле иде. Артыгына өмет тә итеп булмый, эш сәгатендә куелган җыелышка моның кадәр кеше килгәч, рәхмәттән башка сүз була да алмый. Өстәвенә, мәдәният хезмәткәрләре килгән һәркемне җыр-моң белән каршы алып торды.

Такталачык өчен 2019 ел җитәкчеләргә бай булды. Агымдагы елда җирлекнең җитәкчелек дилбегәсе  өч башлыкның кул көчен сынады. Авыл  җыеннарын исә Такталачык халкы  авылдашлары Марс Мансуров идарәлегендә каршы алды.

2019 елда үзара салым акчасына башкарылачак эшләр узган елда ук планлаштырып куелган иде. Гомуми тырышлык белән билгеләнгән сумманы да туплауга ирешкән җирлек. Халыктан җыелган акчаның күләме 315 000 сумны тәшкил итеп, дәүләт аңа үзеннән 1 260 000не өстәгән. Нәтиҗәдә, Такталачык җирлеген төзекләндерүгә тотылачак акча 1 575 000 сумга җиткән. Сүз дә юк, мая саллы!

Хәер, җирлек халкы файдасына башкарылган эшләр дә күзгә күренерлек булган биредә.  Җыелган акчаның иң зур өлеше юлларны төзекләндерү юнәлешендә максатчан тотылган.  Агымдагы елның 775 000 сумына узган елдан калган 116 000не дә өстәгәч,  эшнең күләме дә, билгеле, ярыйсы ук яхшы сизелә.

Шушы акчалар бәрабәренә Пионер, Кооператив урамнары – өлешчә, Мәктәп, Сосновая урамнары тулысынча төзекләндерелгән.  Ел ахырына кадәр юлларны эттерү өчен дә акча җитәсе икән.

Гомумән, ел дәвамында Пионер урамында яшәүчеләргә игътибар зурдан булган.  Җиде  яктылык чыганагы да шушы урамга куелган.

Җирлекне су белән тәэмин итү юнәлешендә дә файдасы тигән үзара салым акчаларының. 2020 елда да бу хәрәкәт дәвамлы булачак. Җирек башлыгы Марс  Мансуров халыкны чиста суга тиендерәм, дип ышандырды. Кирәкле  вә саваплы гамәл бу, Марс Тимерхан улы, өметле башлангычта уңышлар насыйп булсын!

Зиратларны карап торуга да акча саллы билгеләнгән булган җирлектә - 150 000 сум.  Монысы да саваплы гамәл, дияр күпчелек укучы. Бәхәсләшергә алынмыйм. Әмма авыл халкының күмәк көче белән башкарып чыгарлык  эшне акча түләп тормышка ашыруны  хуплый да алмыйм. Зират өмәләрен җанландырып җибәрсәгез, мөхтәрәм такталачыклылар,  үзара салым акчасының шактыен мөһимрәк эшләргә тотып булыр иде.  Бу уңайдан җыенда катнашкан “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе  Рафис Миңнеханов бик урынлы канәгатьсезлек белдерде:

 

- Халык зират өмәләренә йөрми дип, үземә  дә килеп зарланалар. Бөтен җирдә халык каберлекләрне уртак хезмәт бәрабәренә тазарта. Ә Такталачыкта ник алай түгел? Мисал өчен, Теләкәй авыл җирлегендә язлы-көзле чорда өчәр көн дәвам иткән өмәләрдә көн саен җитмешләп кеше катнаша. Сез нишләп моны өлге итеп алмыйсыз? – дип, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте ул.  Җитәкченең сүзенә каршы җавап бирүче табылмады...

 

Хәер, унбиш ел рәислек итү дәверендә Рафис Фарих улы җирлекне генә түгел, аның халкын да ярыйсы ук яхшы өйрәнеп бетергән. Тәнкыйте дә бераз оялту максатыннан әйтелгән иде. Нәтиҗәсен язгы өмәләр күрсәтер.

Үзара салым акчасының 100 000 сумы балалар мәйданчыклары булдыру өчен тотылган.  Монысы депутатлар һәм халык тарафыннан дөрес идея булган, чөнки җирлектә балалар саны шактый өметле. Бакчаның гөрләп эшләве дә моңа ачык дәлил.

2019 елга исәпләнгән үзара салым акчасының 390 668 сумына Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр хөрмәтенә һәйкәл сафка баскан. Илһам Шәмсунов идарә иткән чорда нигез салынган һәйкәлнең, нигездә,  төп эшләре тәмамланган. Бу изге  эшкә  китапханә откан грант да саллы өлеш керткән.


Шул рәвешле, 2019 елда башкарылган эшләр белән халыкны Марс Мансуров таныштырды.  Сүзләр фотолар белән дәлилләнеп баргач,  халыкта сораулар тумады. Хәер, яңа җитәкчегә  үткән эш өчен канәгатьсезлек белдерү бик дөрес тә булмас иде. Сораулар, бәлки, икенче елга барлыкка килер!?



2020 елга җирлекнең депутатлар составы үзара салым акчасының күләмен 500 сум итеп билгеләгән. Җыендагы халыктан бу суммага карата үз фикерен белдерү генә кирәк иде. Ни гаҗәп, залда утыручыларның кайберсе 500 сумны аз дип бәяләде.Такталачыктагы башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Альберт Яркәев тә бу фикерне куәтләде:


- Башка җирлекләр меңәр сум җыя. Ник безгә дә җыймаска? Ул бит дәүләттән тагын да артып кайта, - диде ул, авылдашларын җилкендерергә омтылып.



Шулай да депутатлар белән килешенгән сумма үзгәрешсез калды. Халык, ризалык билгесе итеп, кул күтәрде.


Альберт Барый улы монда да үз төзәтмәсен кертте:


- 500 сумнан да ким итми җыяга кирәк үзара салымны. Күбрәк бирергә теләгән кешеләр күбрәк бирер. Иң мөһиме, ул акчаларны ел башында ук, төгәлрәк әйткәндә, беренче өч айда җыеп тапшырыйк, авылдашлар. Файдасы үзебезгә бит, - диде ул.



Әйе, Такталачык халкы үзара салым җыюга ризалыгын бирде. Әмма башкарылачак эшләр генә халык алдында яңгыратылмады, алар хакында өстен-өстен генә берничә җөмлә әйтелде.


“Без ул эшләрне халыкка таратылган чакыру кәгазьләрендә күрсәттек. Алар хәбәрдар”, -дип, мәсьәләгә ачыклык кертергә омтылды Марс Мансуров. Мин, шәхсән, халык җыенындагы бу гамәлне аңламадым. Ничек инде ул язылган? Язу бер, халык алдында һәр эшне тәфсилләп аңлатып үтү – ул бөтенләй башка. Җирлек бит нәкъ менә халык акчасын максатчан файдаланырга исәп тота. Халык ул эшләрне җирлек башлыгы авызыннан, шушы җыенда ишетергә тиеш, аннан аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен гомуми җыелышта хәл ителә дә инде бу үтә дә җитди мәсьәлә!


Мин үзем Такталачыкның халык җыенында “Таң” хуҗалыгы рәисе Рафис Миңнехановның катнашуына ихластан сөенеп утырдым. Җирлек башлыгы да, халык та уңган бит рәистән! Һәрдаим ярдәм кулы сузып торган җитәкченең, кирәк вакытта, авыл халкын “утлы таба”га бастырып ала торган гадәте барын моңа кадәр дә ишетеп белә идем. Бүген дә инандым. Чыннан да, яшәешне яхшыртуга үзеннән зур өлеш керткән хуҗаның таләп итәргә дә хакы бар. Дөрес таләп итә.


- Урамдагы техникаларны алып бетерергә кирәк! Алар капма-каршы килгән транспортка хәрәкәт итәргә ирек бирми, - дип, Рафис Миңнеханов ваемсыз хуҗаларны фамилияләп атады. Җирлек башлыкларының эшенә дә шактый кырыс анализ ясады ул.


Киләчәктә исә “Таң” җитәкчесе Такталачык турында китап чыгарырга кирәклеген искәртте. “ Китап өчен финанс сорамыйм мин. Сездән булган материалларны туплау, җыю сорала. Данлыклы Такталачык турында китап булмый кала алмый!”-, диде ул, халыкка мөрәҗәгать итеп.

Җыенның икенче өлеше халыктан кергән сорау-тәкъдимнәргә багышланды. Яшәеш булган җирдә сорау булмый кала алмый. Алар да, нигездә, ел саен бер үк төрле, шул ук ут, су, юл проблемаларына барып тоташа. Бүгенге сораулар да әллә ни ерак китә алмады. Яңа елда аларның күбесе уңай чишелеш табар дип ышаныйк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International