“Актаныш авылында халыктан кергән сорауларның дәүләт программалары һәм үзара салым ярдәмендә чишелеше” дигән темада узган сишәмбе брифингында Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Илшат Шәрәпов та катнашты(Ул хәзер ТР Финанс министрлыгының Казначылык Департаментының Актаныш территориаль бүлеген җитәкли). Илшат Шәйхелгали улы 2019 елда халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән таныштырды. Җиңүнең 50 еллыгы, Көнбатыш, Дуслык урамнарына вак таш түшәлгән, Бүләк урамыннан Агыйдел урамына кадәр җәяүлеләр өчен тротуар салынган, Ленин проспектының кайбер өлешләренә брусчатка җәелгән. Мисал өчен, Хәмит чишмәсен, РТС бистәсенә чыга торган басманы төзекләндерүгә генә дә 956 мең сум акча тотылган. РТС бистәсенең зиратын карау(агачларын кисү, коймаларын буяу, кирпеч баганаларын төзәтү, куаклар үсмәсен өчен гербицид сибү) 1 млн 648 мең сумга төшкән.
2019 елда Актаныш авылында яшәүчеләрдән барысы 3 млн 200 мең сум акча җыелган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән 4 тапкырга артып кайткач, бу сумма 16 млн сумнан артып киткән. Илшат Шәрәпов бу акчаларның халык соравын искә алып, максатчан тотылуы хакында белдерде.