25 форма киңәшмәдә ярты ел катнашканым юк иде. Хәзер яңа вазифада, кызыксынудан да бигрәк, үзгәрешләр уңай яккадыр, дигән өмет белән килдем. Чыгыш ясаучыларның регламент кысаларында төгәл хисап тотулары иң ошаганы булды.
Аннан соң, ялган аракы сатучыларның шактый кимүе дә сөендерде. Саннар безне алдамаса, димәк, без дөрес юлда. Ләкин ялган аракы сатылмаса да, райондагы начар күренешләр һаман да шул яшел елан дигән афәткә барып тоташа. Мәсәлән, Киров авылында яшәүче гаиләдә яшь ана эчүчелек белән шөгыльләнә, гаиләдә бакчага яшендәге 3 бала үсә.
Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыева үз чыгышында бу әти-әниләрнең ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү чигенә килеп җиткәннәрен ассызыклады. Җирлек башлыгы Илфак Гаянов бу “ана”ны берничә тапкыр дәваланырга алып барган. Ләкин, нәтиҗә генә юк. Элегрәк тә эчүчелек белән шөгыльләнгән өчен балаларны приютка җибәргәннәр, соңыннан сабыйларны жәлләп кире кайтарганнар. Ләйсән Фоат кызы, әгәр комиссия тарафыннан гаиләнең өч тапкыр тәртипсез тормыш алып баруы теркәлсә, ата-ана хокукыннан бөтенләй тартып алынуын ачынып сөйләде.
Киңәшмәгә җитәкчелек итүче район башлыгы Энгель Фәттахов: “Баланы гаиләдән тартып алу дөрес күренеш түгел. Шуңа күрә гаиләне ныклы контрольдә тотыгыз! Авыл башлыклары, җирлектә яшәүче һәр кешегә игътибарлы булыгыз!” - диде.
Әйе, әти-әни җылысын тоеп, иң якын кешеләренең кайгыртуында үскән бала гына бәхетле була, күңеле җәрәхәтләнми, үскәч тә үзен кирәкле кеше итеп тоя. Бу инде психологлар тарафыннан күптән дәлилләнгән.
Аракы сөреме тынычлыгын алган гаиләләр Әтәс авылында дүртәү, аларда 9 бала тәрбияләнә. Узган ел бер генә гаилә булган. Бүген берсен комиссия исәптән төшерергә җыена: гаиләдә тәртип, чиста-пөхтәлек, балалар караулы. Такталачыкта да уңай үзгәреш бар - бер семьяга кимеп, икегә калган. Ләкин Актаныш авылының үзендә комиссиягә бастырылган гаиләләр саны арта. Бу барлык структураларны уяу булырга чакыра. Балалар бакчалары мөдирләренә мөрәҗәгать итеп, Ләйсән Нурлыева игътибарны арттырырга чакырды - ата-аналар баланы бакчага нинди халәттә китергән, ничек алып кайтып киткән, баланың кием-салымы чистамы, тәнендә күгәргән эзләр юкмы?
.jpg)
Үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев сигнал картасына мөрәҗәгать итеп, октябрь аенда, фактлар расланып, бер гаилә күзәтүгә алынган. Исәптә торучы гаиләләр киңәшмәдә исемләп әйтелде, аларның көнкүреш шартлары экранда яктыртып барылды. Эш белән мәшгуль булганнарның тормышы көйле эзгә төшкән, шулай булгач, кара исемлектәгеләрне җәмгыять, җәмәгатьчелек үз арасына алырга тиеш.
Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов, яман гадәтләргә бирешмәс өчен ислам дине, мәчетләр тәрбиясе кирәк, ди үз чыгышында. Шулай ук җирлектә җитәкчелек дәваланырга алып барган иптәшләр дә бүген начар гадәттән ераклашкан, фермерлык белән шөгыльләнгән кешенең үз теләге белән башын югалтырга теләге дә, вакыты да калмый дигән фикердә ул.
Комиссия әгъзалары эчкечелек белән шөгыльләнүче өч ир-атка протоколлар төзегән. Бу ир-атлар яңа гына гаилә корганнар, бакча яшендәге икешәр балалары бар, икесе дә эшсез. Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илһам Шәмсуновка җирле балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясен җанландырырга, бу ир-атларга эшкә урнашырга ярдәм итәргә кушылды.
Гаиләләрне генә таркатып калмый, кеше гомеренә дә кул сала бу аракы. Үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев үз чыгышында октябрь аенда эш яшендәге ике кешенең(берсе асылынып, икенчесе запойга китеп) шул сәбәпле вафат булуларын хәбәр итте. 60 яшьтән өлкәнрәк бер ханым исә, эчкән хәлдә суга батып үлгән.
Актаныш - татар районы, дибез. Кабат бу мәкаләне күздән кичергәч, үземне “Россия” каналыннан сериал карагандай хис иттем. Кино ахырында геройлар бәхетле тормышта кала. Ә безнең Актанышта яралы язмышлар үз бәхетләрен табармы?