СОРАУ - СЕЗДӘН, ҖАВАП – БЕЗДӘН: Авылдагы шәхси кибетнең эш сәгатьләрен кем билгели?

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

- Безнең авылда бер генә кибет эшли. Анысы да шәхси затныкы. Авыл эчендәге кибет халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш, әмма сату ноктасының көннең теләсә-кайсы вакытында бикле булуы ризасызлык тудыра. Кибетнең төгәл билгеләнгән эш сәгате булырга тиеш түгел мени? Әллә соң гомуми кагыйдәләр эшмәкәрләргә кагылмыймы?

Сорауга ачыклык кертү максатыннан,  хат белән без Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек.

Луиза Мәхиян кызы райондашыбызның соравына түбәндәге җавапны бирде:


- Кибет хуҗасы ваклап сату белән шөгыльләнә икән, ул товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә буйсына, ягъни аның эшчәнлеге “кулланучылар хокукларын яклау турында“ РФ Законы нормалары нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Кулланучылар (бу очракта - сатып алучылар) кибетнең эш режимы һәм ул сата торган товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирүне таләп итәргә хокуклы.


Кибетнең атамасы, аның кемнеке булуы, эш сәгатьләре ике телдә булу шарт. Бу мәгълүматләр язылган элмә такта һәркемгә күренеп торырлык итеп урнаштырыла. Кибет хуҗасы да, сатучы да халык хозурына куелган эш графигын үз теләге белән генә үзгәртә алмый. Әгәр кибет хуҗасы эш графигын үзгәртергә уйлый икән, бу хакта сатып алучыларны язмача хәбәргә кую мәҗбүри. Әгәр инде кибет үзенең эш режимын боза яки аның эш режимынадагы үзгәрешләр хакында алдан ук игълан элеп куймый икән, ул сату-алу кагыйдәләрен боза дигән сүз. Ә бу инде административ хокук бозу һәм аның өчен җаваплылыкка тарту да каралган.


Башка кибет хуҗалары да, әлеге язманы укыганнан соң, сату нокталарының эш графигын көйләп бетерер, инде кабаттан бу сорау халыктан кергән зар булып теркәлмәс дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International