ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре Актаныш районында халыкны кабул итте

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

 

ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров һәм министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Гарипов бүген Актаныш районы гражданнарын кабул итте. Сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев һәм район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты. Кабул итү барышында Киров авыл җирлегендәге  буаны карау, авыл белән ферма арасындагы полосада төлкеләр үрчү, яз тупыл мамыгы очу, Карт авылында елга ярлары ашалу, Иске Богады һәм Куян авылларында елга агымын үзгәртү буенча сораулар керде.

Вазифаи затлар бу проблемаларны аңлатып, мондый очракларда район башкарма комитеты тарафыннан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хат язарга кирәклеген искәрттеләр. Федераль һәм республика программалары  ярдәмендә дә мәсьәләләрнең хәл ителүен  ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International