ҖИТӘКЧЕ СҮЗЕ: Илһам Шәмсунов: Үзара салым акчасының бүленеше халык мөрәҗәгатьләреннән чыгып билгеләнәчәк!

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

24 ноябрьдә Актаныш авылы халкы үзара салым җыюга мөнәсәбәтен белдереп, референдумда катнашачак. Әлеге мөһим чарада 7 300 актанышлы үз фикерен әйтәчәк дип фаразлана. Бу саннарга  бүген хакимият бинасында үткәрелгән брифингта ачыклык кертелде. Чара белән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова идарә итте.

Референдум, гадәттәгечә,  Актанышта җиде участокта гамәлләштерелә. Быел халык өчен яңалык – бирегә килгән һәркем 2020 елда эшләнәчәк эшләргә үз теләк-тәкъдимнәрен кертә алачак. Моның өчен участокларда махсус өстәл урнаштырыла. Җиткерәсе фикерләрне аноним рәвештә дә  калдырып булачак.

Бу, билгеле, сез тәкъдим иткән эшләр быел ук тормышка аша дигән сүз түгел. Әмма Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов үзара салым юнәлешендәге эшчәнлекне нәкъ менә халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып гамәлләштерүгә исәп тота.

- Без инде хәзердән үк халыкны борчыган проблемаларны өйрәнәбез. Аларга анализ ясыйбыз. Бүген актанышлылар ут, юл мәсьәләләреннән канәгатьсезлек белдерә. Димәк, үзара салым акчаларын да беренче чиратта шушы юнәлешкә куллансак, үзара аңлашып эшләү эзлекле төс алачак, - диде Илһам Сәлимҗан улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International