Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең беренче туры октябрь аенда мәктәпләрдә үткәрелсә, 16 - 24 декабрь көннәрендә Актаныш районының иң оста педагоглары “Муниципаль этап җиңүчесе” титулы өчен көрәшәчәк.
Утырыш белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислек итте.
.jpg)
Район мәгариф идарәсе белгечләре белән бүген Чалманарат, .png)
Такталачык мәктәпләре һәм балалар бакчалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Такталачык коррекцион мәктәп-интернаты ашханәләрендә рейдта булдык..png)
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.
.jpg)
Нәтиҗәдә, Актанышның егерме яшьлек марафонында быел 1 998 000 сумлык ярдәм җыелган. Моннан тыш 528 000 сумлык адреслы ярдәм күрсәтелгән. Чыннан да, Актаныш халкы үзенең игелекле икәнен күрсәтте. Савабы меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын, мәрхәмәтле райондашлар!
.jpg)
Тәмле көнчыгыш ризыклары: чебурек, самса, шашлык әзерләп Актаныш халкының ихтирамын яулаган Азат Салаев 23 ел инде безнең районда яши. Шул чор эчендә үзенең туган туфрагы Үзбәкстан белән элемтәләрне саклап тота ул..png)
Ел саен туган-тумачалары белән күрешергә кайта. Актаныштагы үзбәк кардәшләре белән аралашып яши. Хатыны белән балаларын үзбәк гореф-гадәтләре белән тәрбияли. Гаиләдә туган телдә сөйләшүләре үрнәк гамәл. 
13 декабрь көнне Азат әфәндегә милләттәшләре белән очрашырга тагын бер җай чыкты: 22 декабрьдә булачак Үзбәкстан Республикасы парламентына сайлаулар уңаеннан “Яшьлек” мәдәни үзәгендә шушы ил гражданнары өчен алдан тавыш бирүләр оештырылды.
14 декабрь иртәсендә Чулман (Кама) елгасының Удмуртия республикасы Каракүл районы территориясенә караган өлешендә җан өшеткеч фаҗига теркәлә. Кар чанасында хәрәкәт иткән өч балыкчы су астына китә. (Балыкчылар санының дүртәү булу фактын коткаручылар рәсми төстә кире какты). Агыйдел белән Чулман елгалары кушылган урында килеп чыккан гадәттән тыш хәл урынына Актаныш районы коткаручылары да җәлеп ителә.

Авыл халкы зиратларны рәсмиләштерүгә шикләнеп карый. Әгәр зиратлар “Сәнәгать һәм махсус хезмәтләр өчен” категориясенә кертелсә, биредә җирләү урыннары, җирләү эшләре түләүлегә әйләнмәсме, дигән уй борчый аларны. Хәер, алай булмас, дигән гарантия биреп булмый бу очракта, чөнки шәһәр җирендә якыныңны соңгы юлга озату эше үтә дә керемле кәсепкә әйләнде.

2019 елның 30 ноябреннән 14 декабрьгә кадәр аралыкта Россия ЭЭМ ның Актаныш районы буенча бүлегендә 88 хәбәр теркәлгән. 2 атна дәвамында 4 җинаять эше, 9 административ эш кузгатылган.

Тиздән мәктәпләрдә укучылар көтеп алган кышкы каникуллар башланачак.
