Бүген хакимият бинасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
.jpg)
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр үткәреләчәк.

Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр: фаразланмый.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -8..Һаваның максималь температурасы көндез -5º..-7º.
Юлларда бозлавык.
Илгизә Әхмәтгалиеваны гомер бәйрәме - 55 яшь тулган көне белән бүген атналык киңәшмәдә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәбрикләде.
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләренең атналык киңәшмәсе булды. .jpg)
Мәктәп ашханәләрендә туклануны район җитәкчелеге җитди игътибарга алды.
Бу уңайдан ата-аналар, укучыларның туклануга бәйле фикер-тәкъдимнәрен белү максатыннан махсус сайт эшли башлады.
Райондашларыбызның яңа төр кәсепчелек – йөк ташу белән шөгыльләнә башлавы аеруча Актаныш җирлегендә зур йөк машиналарының артуына китерде. Нәтиҗәдә, капка төпләрен озынлыгы берничә метрга сузылган фуралар ”басты”.
.jpg)
МӘГАРИФ: Көн үзәгендә туклану мәсьәләсе.
Бүген Актанышта боз кисү эшләре тулы куәттә бара. Быел да үзәккә боз блоклары Иске Иделдән кайтарылачак. Әлеге хезмәткә Актаныш икмәк кабул итү предриятиесе, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү һәм районның газ оешмалары җәлеп ителгән.
.jpg)
Быелгы театраль сезонны Халык театры Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры буларак ачып җибәрде. .jpg)
Актаныш халкы үзебезнең артистлар чыгышын карарга зал тутырып килгән иде (Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае 500 урынлы-авт.) Хәтта тамашачыларның соңрак килгәненә урын да калмады, андыйлар өчен 20 декабрьдә бу спектакль кабатлап күрсәтеләчәк.
.jpg)
АКТАНЫШ ТЕАТРЫ – ПРЕМЬЕРА: “Өйләнәм! Бетте-китте!”
