“КАЙНАР” ТЕМА: Актаныш урамнары зур йөк машиналары өчен стоянка урыны түгел!

2019 елның 13 декабре, җомга

13 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең  чираттагы утырышы узды. Районның башкарма комитет җитәкчесе  Илшат Габделхаев  рәислегендә оештырылучы чарага бу юлы урамдагы хәрәкәткә комаучаулык тудырып торучы зур йөк машиналары хуҗалары чакырулы иде. 

Райондашларыбызның яңа төр кәсепчелек – йөк ташу белән шөгыльләнә башлавы аеруча Актаныш җирлегендә зур йөк машиналарының артуына китерде. Нәтиҗәдә, капка төпләрен озынлыгы берничә метрга сузылган фуралар ”басты”.

рейстан кайткан арада машина капка төбендә торганнан ни була, дияр күпләрегез.  Берни дә булмас кебек тоелса да, җәмәгать, урам – ул муниципаль территория, ягъни сезгә Актаныш урамыннан стоянка ясау хокукы бирелмәгән. Моның өчен хәтта саллы штрафлар да яный: административ комиссия урамга куелган йөк машинасы хуҗасына беренче тапкырга 2 500 сум штраф салса, бер ел эчендә мондый хәл кабатлана икән, штраф күләме ике тапкыр арта.

Бүгенге административ комиссиягә шундый алты райондашыбыз чакырулы иде.  Чираттагы рейд вакытында нәкъ менә аларның автомобильләре комиссиянең күз уңына эләккән, әмма чарада аларның икесе генә катнашты.  

Билгеле, комиссиягә килгән берәүнең дә 2 500 сум күләмендәге штрафны болай гына чыгарып саласы килмәде. Беренче карашка, аларны да аңларга була, сумма кечкенә түгел. Тик кануннарны да атлап үтәргә ярамый – алар буйсынуны таләп итә.

Бүген штрафка тартылмауның бердән-бер  күренеп торган юлы – йөк машинасын ихатага кертеп кую. Хуҗалар моны үзләре дә яхшы аңлый, тик менә комиссиягә 12 бистәдән чакырылучы актанышлы алай итеп тормаган, машинаны урамда калдырган. Хуҗа беренче юлга кисәтү белән генә котылды, киләчәктә машина урамда калмаячак дип ышандырды ул. Җиде кешедән торган комиссия алдында бирелгән сүз үтәлмәсә, аның “бәясе” 5 000 сум булачак – бу хакта да аңлатылды райондашыбызга.

Комиссия алдына икенче булып баскан райондашыбызның да йөк машинасы үз ишегалдына сыймаган.  Сакалына чал йөгергән абзый сүз көрәштермәде – гаепнең үзендә икәнен төшенде.

- Шушы җирлектә яшибез икән, без аның кануннарына буйсынмый кала алмыйбыз, - диде ул, беркетмәгә имзасын салганда.

Калган дүрт гражданга карата административ комиссия үз карарын читтән торып чыгарды. Юкса, дүрт очракның өчесендә йөк машиналары төзек түгел – алар үзләре үк “үле” йөк булып тора. Хуҗаларга, кисәтү белән беррәттән, аларны урамнан бөтенләй алып кую бурычы йөкләтелде.

Билгеле, зур йөк машиналары хуҗаларына штраф сугу гына проблеманы хәл итмәячәк. Машина булгач, аны куяр урын булу да мәҗбүри. Бүген Актанышта шундый автомобильләр өчен махсус стоянка кирәк. Хуҗалар үзләре үк җир участогын арендага алып, машиналарын шунда куя ала, яки бу проблеманы гомуми хәл итү сорала. Мәсьәлә буенча Актаныш авылы башлыгы Илһам Шәмсуновка да мөрәҗәгать итте комиссия.   

Сүз дә юк, стоянка гамәлләштерелсә, ул бушка хезмәт күрсәтмәячәк. Әмма бу бик күп проблемаларны хәл итәр иде. Сүз, беренче чиратта,  куркынычсызлык хакында барса, урамнарның матурлыгы, төзеклегенә дә әһәмияте зур булачак аның. Райондашлардан исә бу мәсьәләгә аңлы якын килүне сорыйсы килә. Урам -  халыкның уртак милке, шуны онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International