Бик көттереп килгән кыш, ниһаять, үзенең турыдан-туры вазифаларын башкарырга тотынды. Бу көннәрдә Яңа елга әзерлек хәрәкәте дә сизелерлек активлашты. Актаныш үзәге быел да Яңа елны зур әзерлек, матур бизәлеш белән каршы алачак. Халык күпләп йөри торган мәйданнарда, гадәттәгечә, боздан корылмалар, шугалаклар, лабиринтлар сафка басачак. Бизәп эшләнгән боз капкалары да Актанышка бәйрәм рухы, ямь өстәячәк.
Бүген Актанышта боз кисү эшләре тулы куәттә бара. Быел да үзәккә боз блоклары Иске Иделдән кайтарылачак. Әлеге хезмәткә Актаныш икмәк кабул итү предриятиесе, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү һәм районның газ оешмалары җәлеп ителгән. Оешма-предприятие хезмәткәрләре бензин пычкысы белән кискән боз блокларын “Актаныш юллары”, ИТК, ПМК кебек оешмалар алдан билгеләнгән мәйданнарга ташый.
.jpg)
Райондашларыбыз боз шәһәрчеген әкият иленә әйләндерү өчен тырышып эшлиләр, кырмыскалар кебек һәркайсы хәрәкәттә биредә. Әле бу эшкә кичә генә тотынсалар да, инде боз блоклары шактый тупланган.
.jpg)
- Бозның калынлыгы 30-35 сантиметр. Бозны бензин пычкылары белән кисәбез, әзер бозны махсус җайланмалар белән алабыз. Беренче ел гына эшләмибез бит, шулай булгач саклык чаралары да, эш техникасы да таныш, - ди, егетләр үзләре.
.jpg)
Бу эшләр олыларга мәшәкать булса да, балалар өчен зур сөенеч. Бәйрәм көннәрендә, кышкы каникулда Актаныштан гына түгел, авыллардан да килгән бала-чага рәхәтләнеп таудан шусын, уйный алсын, Яңа елны каршылаган мизгелләр ел буена җитәрлек истәлекләргә бай булсын, дип тырыша ир-егетләребез. Биредә техника эшләве, кешеләр кайнашуы нәтиҗәсендә чын мәгънәсендә сихри әкият дөньясы туа. Аларга карагач, ирексездән күңел Яңа ел бәйрәмен көтә башлый.
.jpg)
- Егетләргә сүз юк - афәрин, тырышалар. Мондый темплар белән барганда, боз шәһәрчегебез тиздән төзелеп тә бетәр, дип уйлыйм. Боз кисү эшләрен дә киләсе атна ахырына тулысынча төгәлләү планлаштырыла”, – дип, башкарылачак эшләргә ачыклык кертте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов.
.jpg)
Без дә боз кисүчеләр янына махсус барып, алар белән аралашып кайттык. Көн ярыйсы гына суык булуга карамастан, боз кисүчеләр зарланмыйлар, "Ничек тиз бетерәбез, шулай яхшырак та, күңеллерәк тә. Яңа ел билгесе инде бу, димәк тиздән килә, - дип шаярталар. Суыктан да курыкмыйча күңел көрлеген саклаучы егетләребез сокландыра. Афәрин, егетләр!
.jpg)