ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Актаныш районында мәктәп укучылары арасында олимпиада хәрәкәте дәвам итә. Бүген, 13 декабрь көнне, “Яшьлек” МҮдә икътисад һәм технология фәннәре буенча олимпиадаларга нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр аталды.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Паспорт алучыларга "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Ата-аналар да балаларга иң изге теләкләрен ирештереп, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

Россия Конституция көне уңаеннан, бүген Актаныш районы ЗАГС бүлеге бинасында яшь гражданнарга тантаналы төстә паспорт тапшырылды.

Гомер юлын хезмәткә багышлаган мөхтәрәм зат бу көнне район җитәкчелеге тарафыннан да котлаулар кабул итте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәбрикләде.

Яңа елга бүләкләр әзерләр вакыт җитте. Универсаль бүләкләргә карый торган бүләкләрнең берсе – ул зәркән эшләнмәләре. Кыйммәтле әйбер бүләк итеп, яраткан әбине дә, яшь кыз баланы да, хәтта саллы ир-атны да сөендерергә була.

Бүләк сайлау – ул бик җитди эш, ә Яңа ел бүләге сыйфатында зәркән әйберләрен сайлау – икеләтә җаваплылык сорый


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.

90 яше тулган райондашларыбызны  котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның  күчтәнәчен тапшыру Актанышта күптән матур традициягә әверелде.

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы үз алдына саллы бурычлар куя: маллар туклануның дөрес рационын булдыру бәрабәренә сөт җитештерүне арттыру, нәсел ныгыту, бозау алуны җайга салу, тәүлеклек үсешне арттыру кебек мөһим мәсьәләләр дә шушы сафта.

Бүген Актаныш районы инвалидлар ункөнлегенә нәтиҗә ясады. 2 322 036 сум - быел егерменче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International