11 декабрь көнне Апач авылында гомер кичерүче райондашыбыз Рахманова Нәҗибә Вахит кызына 90 яшь тулды. Гомер юлын хезмәткә багышлаган мөхтәрәм зат бу көнне район җитәкчелеге тарафыннан да котлаулар кабул итте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәбрик итеп, Нәҗибә Вахит кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырды.
Качкын авылында дөньяга килгән Нәҗибә апа насыйп яры Фәйзрахман белән гаилә коргач, Апач авылында яши башлый. Дүрт балага гомер бирә алар. Кызганычка каршы, бүген инде юбиляр тормыш иптәшен дә, бер улын да җир куенына салган. Калган өч баласы да башлы-күзле ананың. Кызы Альбина Минзәлә районы Әтрәкле авылында яши, Илизасы – Казанда.
Хәзерге көндә Нәҗибә Вахит кызы улы Рәшит һәм килене Гөлфара тәрбиясендә төп нигездә гомер кичерә. Хезмәт юлы авыр хезмәттә үткән ана бүгенге яшәү рәвешеннән бик канәгать. Туган һәр көнгә шөкер итеп, балаларына, оныкларына сәламәт, имин тормыш теләп үтә аның көннәре.