МӘГАРИФ СУЛЫШЫ: Икътисад фәне һәм технология буенча олимпиадаларның муниципаль этабы үз җиңүчеләрен атады (+ФОТОЛАР)

2019 елның 13 декабре, җомга

Актаныш районында мәктәп укучылары арасында олимпиада хәрәкәте дәвам итә. Бүген, 13 декабрь көнне, “Яшьлек” МҮдә икътисад һәм технология фәннәре буенча олимпиадаларга нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр аталды.

Икътисад фәне буенча муниципаль этапта үз белемнәрен 23 укучы сынаган. Методик берләшмә җитәкчесе Руслан Сафиуллин олимпиада биремнәренең шактый катлаулы булуын искәртеп үтте. Шулай да укучылар сынатмаган – җиңүчеләр белән беррәттән призлы урынга ия булучылар моңа ачык дәлил.

Технология фәне олимпиадасында егетләрнең күпләп катнашуы игътибарга лаек. 44 укучы өч  көн дәвамында әлеге өлкә буенча үз осталыкларын сынаган.  Саннар белән залда утыручыларны методик берләшмә җитәкчесе Алмаз Рахманов таныштырды. Алмаз Шамил улы  билгеләп үткәнчә, технология фәне буенча олимпиада үз эченә сызым, физика, химия кебек катлаулы предметларны да ала. Шуңа күрә әлеге олимпиадада катнашу зур әзерлек таләп иткән.

Технология фәне буенча олимпиадада ике дистәдән артык  кыз бала катнашкан. Аларның эш нәтиҗәләрен методик берләшмә җитәкчесе Лениза Фәттахова бәян итте.

Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.

Актанышта фән олимпиадалары дәвам итә.  Бүген укучылар рус теле буенча олимпиадада көч сынаша. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International