Бүген, 11 декабрь көнне, Актанышта яшәүче тыл ветераны Бәдретдинов Хәләф Бәдретдин улы үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
90 яше тулган әби-бабайларны котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәчен тапшыру Актанышта күптән матур традициягә әверелде. Бүгенге юбилярны да олуг бәйрәме белән район җитәкчелеге шул рәвешле тәбрикләде. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхаев белән Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов туган көн иясенең йортында булып, аны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.