2 322 036 сум - быел егерменче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу! Районыбызда яшәүче, язмышлары һәр көнне яшәү өчен көрәш белән бәйле көчле ихтыярлы 2 471 кешегә ел дәвамында ярдәм итү өчен бердәм булдырылган ярдәм.
.jpg)
Бүген район мәдәният йортында үткән Игелек марафоны дәвамында 1 849 491 сум ярдәм акчасы җыйналган. Моннан тыш, натуралата ярдәм 472 546 сумны тәшкил иткән. Әлеге игелекле гамәлгә районның оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, аерым гражданнар үз өлешен керткән.
.jpg)