ИКЕЛӘТӘ БӘЙРӘМ: Россия Конституциясе көнендә яшь актанышлыларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды (+ФОТОЛАР)

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Яшь гражданнарга паспорт тапшыруны тантаналы төстә оештыру районда традициягә әйләнде.

Россия Конституция көне уңаеннан, бүген район ЗАГС бүлеге бинасында яшь гражданнарга тантаналы төстә паспорт тапшырылды. Бәйрәм тантанасында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчә секретаре Энгель Фәттахов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, отставкадагы полиция хезмәткәре Нәсим Зәһретдиновлар  катнашты.

– Бүген сезнең тормышыгызда зур вакыйга: шәхесне, Россия гражданины булуны раслаучы паспортларга ия булдыгыз. Ул сезнең алда зур мөмкинлекләр ача, киләчәккә планнар кора аласыз. Иң мөһиме, лаеклы булып үсегез, яхшы укыгыз, спортны үз итегез, туган төбәгегез, кече Ватаныгызны яратыгыз. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр дә бар. Хыялларыгызның чынга ашуын, илгә лаеклы гражданнар булып үсүегезне телим, – диде район башлыгы егет-кызларга паспорт тапшырганда.

Паспорт алучыларга "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Ата-аналар да балаларга иң изге теләкләрен ирештереп, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International