Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы үз алдына саллы бурычлар куя: маллар туклануның дөрес рационын булдыру бәрабәренә сөт җитештерүне арттыру, нәсел ныгыту, бозау алуны җайга салу, тәүлеклек үсешне арттыру кебек мөһим мәсьәләләр дә шушы сафта. Районыбыз хуҗалыкларын тәҗрибәле рәисләр җитәкли, алар бүген эшчәнлекләрен тагын да яхшырту максатында заманча технологияләр, юнәлешләр куллануны алмаксат итеп билгеләгән. Җәмгыятьләрдә хезмәт куючылар исә бу юнәлештә мөһим урын алып тора.
Нәкъ менә шушы нисбәттән 10 декабрь көнне Актаныш технология техникумы базасында белем күтәрү юнәлешендә районкүләм укулар оештырылды. Баш зоотехникларны, мал табибларын, ферма мөдирләрен бер залга туплаган укулар республикадан махсус чакырылган белгечләр тарафыннан, терлекчелек тармагын яхшырту буенча төзелгән юнәлешле программага нигезләнеп гамәлләштерелде.
.jpg)
Тармак өчен зур әһәмияткә ия чара белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров рәислек итте. Айдар Әнвәр улы үз чыгышында терлекчелек тармагында булган реаль проблемаларга тукталды, аларны чишү юлларын бергәләп эзләргә тәкъдим итте.
.jpg)
.jpg)
Бүген Актаныш районы җәмгыятьләрендә 34 000 баш МЭТ исәпләнә, шәхси секторларда аларның саны 15 000 чамасы. Район тәүлеккә 180 тоннадан артык сөт җитештерә. Беренче карашка, бу күрсәткечләр шактый югары. Әмма районда бер генә нәсел хуҗалыгы да булмау борчу тудыра. Нәселне яхшыртмый торып, тагын да югарырак уңышларга ирешү икеле. Өстәвенә, лейкоз авыруы да терлекчелек тармагына аяк чала. Хәзер төп максат – бу проблемаларны өйрәнеп, терлекчелек тармагын тамырдан үзгәртү, кимчелекләрне төзәтү, киләчәктә малларның нәселен яхшырту. Укулар үз нәтиҗәсен бирсә, инде якын киләчәктә терлекчелек тармагын сизелерлек үзгәрешләр көтә.
.jpg)