ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2020 ел
якшәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов "Пятерочка", "Магнит" кибетләрендә булып, халыкка тәкъдим ителгән азык-төлек ассортименты белән танышты.


27
март, 2020 ел
җомга

Татарстан белән Башкортстан арасын якынайткан боз кичүе ябылганга иде унбиш көн. Тик нигәдер җәяүлеләр елга аша чыгарга бер дә курыкмыйлар, кичү тыелган булса да, язгы боздан элдертәләр генә. Нәтиҗәдә кичә, 25нче март көнне олы яшьтәге хатын-кыз суга чума. 

Татарстанның Актаныш районында олы яшьтәге кешеләрне коронавирус авыруын йоктырудан саклау максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителде. Актаныш авылында мондый яшьтәге өлкәннәрнең саны 5129. Районның социаль яклау бүлеге каршында эшләүче "Игелек үзәге" оешмасы хезмәткәрләре өйдән- өйгә йөреп аларга аңлату эшләре алып бара. 

Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»25.03.2020 ел, №206 Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.

Райондашыбыз Шамил Миңнетдинов - үз исемен тимерче сандалында чүкеп булдырган хөрмәткә лаек шәхес.  “Сельхозтехника” оешмасының (хәзерге МТС)  алыштыргысыз тимерчесен  бүген дә  тирән ихтирам белән искә ала Актаныш. Үзе моннан җиде ел элек бакыйлыкка күчсә дә, алтын куллы дигән даны Шамил аганы әле дә күңелләрдә яшәтә.  

 

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Өч дистә ел дәвамында “Тамыр” хуҗалыгының җитәкчелек  дилбегәсе  Ильяс Мирзяновның ныклы кулларында.  Кайчандыр “Коммунизмга” дип аталган җәмгыять ул чорда коммунизмны күрә алды кебек.  Бүгенге исеме дә хуҗалыкка бик  төс булып тора. Еллар дәвамында риясыз хезмәт үз нәтиҗәләрен бирми калмаган, хуҗалыкның тамыры нык: амбарында – икмәге, торагында – малы, машина-трактор паркында – техникасы, икмәк чәчәргә – җирләре, җиң сызганып эшләргә хезмәткәрләре җитәрлек аның.

Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул. Шуңа күрә Богадыда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасының түрендә утырды. 

 

Безнең басуларның күп өлеше  автотранспорт күпләп йөргән юллар тирәсендә урнашкан.  Басудан басуга күченгән чакта   үзйөрешле машиналарга автотрассалардан да хәрәкәт итәргә туры килә. Шуңа да тракторларны хәвефсез файдалану максатында, аларны  стандарт таләпләренә җиткереп ремонтлау мөһим -  моңа җитди игътибар юнәлтергә кирәк.

Бүген “Тамыр” җәмгыяте  базасында хуҗалык рәисләре катнашында семинар-киңәшмә үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә үткән чарада хуҗалыкның материаль-техник базасы, ындыр табаклары, мал тораклары каралып, аларга бәя бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International