ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Яллар шимбә 28 марттан  якшәмбе 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

"Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән вәзгыятьнең кискен үсүен күрәбез. Күп кенә илләрдә авырулар саны арта бара. Бөтен дөнья икътисады уңышсызлыкка дучар булды. Хәзер авыруның тиз таралуына юл куймау бик мөһим. Шуңа күрә киләсе атнаны, хезмәт хакын саклап калу шарты белән, эшләми торган атна итеп игълан итәм", - дип белдерде Владимир Путин.

Тормыш белән тәэмин итү структуралары, аерым алганда, медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте В.Путин.

Игътибар: онлайн тамаша! Бүген 19.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты

Татарстанның популяр артистлары матур үрнәк күрсәтә! Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә һәм коронавирус аркасында карантинда булучы республика халкына алар онлайн-концертлар бирәчәкләр.

Чыгышларны интернетта «Вконтакте» һәм «Одноклассники» төркемнәрендә карый аласыз, сылтама https://vk.com/nashtatarstan  һәм

https://ok.ru/nashtatarstan  .

Беренче концерт бүген 19: 00 сәгатьтә була. Туры эфирда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак.

Бу идеяне шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин да хуплады.

Әмма 21 райондашыбыз медицина күзәтүендә. Алар барысы да күптән түгел чит илләрдән кайткан: 14е Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, 3се Финляндиядән, икесе Төркиядән, икесе Азәрбәйҗаннан. Тагын Актаныш районында пропискада булган 11 кеше үзлектән изоляциядә, алар бүген Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрендә яшиләр. “Роспотребнадзор” кушуы буенча, үзлектән изоляциядәге кешеләрнең 10 көннән соң анализлары алына, Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсенә тикшерергә җибәрелә. 

Татарстан Республикасы беренчелегенә узган 2003-2005 нче елгы кызлар арасындагы хоккей ярышында “Лачын” боз-спорт сараенда Юрий Ерошенков җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар II урын яулады. 2007 нче елгы яшүсмерләр командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә IV урында. (Остазлары-Рәфикъ Максутов, Ленар Вәлиев).

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика авылларына эшкә килүче укытучылар миллион сум акча алачак дигән карарга кул куйды.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

25 мартта 6.45 сәгатьтә "Татарстан радиосы" эфирында Татарстан Росреестры эксперты катнашында татар телендә интервью чыгачак.

Бүген чит илдән кайткан 14 райондашыбыз үзлектән изоляциядә. Бу хакта коронавируска каршы саклык чаралары турында сөйләгәндә ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Чаллы шәһәренең Актаныш районындагы баш табиб урынбасары Луиза Хафизова хәбәр итте.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, Актаныш районында 12 328 гектарда уҗым культуралары үстерелә,  (көзге бодай – 8 765 га, арыш – 3 563 га, терлек азыгы өчен – 2 145 га). Бүгенге көндә районда кардан арынган басуларны, махсус техника белән кереп, минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара,  хуҗалыклар басу-кырларга аммиак селитрасы һәм азотлы ашлама сибә.

Начар метеорологик күренешләр: 
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 мартында төнлә һәм көндез урыны белән көчле бозлавык көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International