Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика авылларына эшкә килүче укытучылар миллион сум акча алачак дигән карарга кул куйды. Миллион сумга 50 мең кешедән азрак кеше яшәгән торак пунктлар, шул исәптән шәһәрләргә укытырга баручылар дәгъва итә ала. Педагогларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы түләргә тиеш. Моның өчен ведомствога финанслар республика бюджетыннан бүлеп бирелә.