Татарстан Республикасы беренчелегенә узган 2003-2005 нче елгы кызлар арасындагы хоккей ярышында “Лачын” боз-спорт сараенда Юрий Ерошенков җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар II урын яулады. 2007 нче елгы яшүсмерләр командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә IV урында. (Остазлары-Рәфикъ Максутов, Ленар Вәлиев).

Риф Нурмеев хоккей уенына өйрәткән 2005 нче елгы егетләр Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урында, шушы ук команда “Алтын алка” авыл командаларының Бөтенрәсәй финал бәйгесендә 16 регион арасында өченче урынга лаек булды.

ЧАҢГЫЧЫЛАРЫБЫЗ ДА РЕСПУБЛИКАДА- БЕРЕНЧЕ!

Яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән “Татарстан өмете” чаңгы ярышында Фәнис Вәгыйзов (остазы Галимҗан Мансуров)- I урында, II урында Салават Фәхриев (остазы Ришат Нуриәхмәтов).
