Россиядә беренче буларак Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос күчерергә гариза алу буенча “Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.
Бүген район Советының кече утырышлар залында сишәмбе брифингында авыл кешесенең иң олы байлыгы булган җир мөлкәтен рәсмиләштерү, межалау буенча сөйләшү узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр.
Бүген хакимият бинасында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы җирләрне ызанлау, рәсмиләштерүгә куелган таләпләргә багышланып, ул Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы җитәкчелегендә үтте.
.jpg)
Әлеге мәртәбәле исем Владимир Васильевичка халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 6 июль 2000 ел карары нигезендә бирелә.

21 март, 17.27 сәгатьтә Минзәлә районы коткаручыларына Глонасс 112 системасы аша Бикбау авылы янындагы Ык елгасы култыгында ир-ат мәете табылуы турында хәбәр килеп ирешә.
.jpg)
Коронавирус авыруына каршы Актаныш районында саклык чаралары күрелә: муниципаль район башлыгы карары нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк райондашлар 15 апрельгә кадәр үзләре яшәгән фатир яки йортларыннан чыкмаска, кибет, сәүдә үзәкләренә, базар, даруханәләргә, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга тиеш.
Актаныш районының бала тудыру йортында агымдагы елда 32 нарасый якты дөньяга аваз салган. Димәк, шушы кадәр гаилә әти-әни булу бәхетен татыган. Кемнәрдер быел тәүге тапкыр бәбиле булса, бала тудыру йортына икенче, өченче тапкыр килүчеләр дә бар.
.jpg)
Яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу куркынычына бәйле рәвештә, “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге 63-ФЗ номерлы Федераль законның 41 статьясындагы 6.“б” пункты нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында” 2020 елның 13 мартындагы 19 номерлы Санитария-эпидемиягә каршы комиссиясе карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы карар бирә