Яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу куркынычына бәйле рәвештә, “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге 63-ФЗ номерлы Федераль законның 41 статьясындагы 6.“б” пункты нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында” 2020 елның 13 мартындагы 19 номерлы Санитария-эпидемиягә каршы комиссиясе карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы карар бирә:
1. 2020 елның 15 апреленә кадәр, бигрәк тә чит ил гражданнары катнашында санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, планлаштырылган мәдәни, спорт, тамаша, гавами һәм башка массакүләм чараларны күчерергә яисә үткәрмәскә.
2. Мәдәни-тамаша, массакүләм чараларны, ярышларны күчерү яки үткәрү мөмкин булмаган очракта, тамашачылар катнашыннан башка ярышларны үткәрүне тәэмин итәргә;(көчәйтелгән дезинфекцияләү режимы булырга тиеш)
3. Предприятие җитәкчеләренә хезмәткәрләрне яңа коронавирус йогышлы авыруыннан профилактикалау буенча кирәкле чаралар күрергә:
- хезмәткәрләрне РФ чикләреннән читкә командировкага җибәрмәскә;
- Актаныш районыннан читтә командировкаларга баруны киметү буенча чаралар күрергә;
- чит илгә командировкаларны туктату мөмкин булмаган очракта, чит илләрдән килгән хезмәткәрләрне, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе булуга шикләнгән кешеләр белән контактта торган затларны РФ территориясенә килү яки яңа коронавирус инфекциясенә шикләнгән авырулар белән элемтәгә керү датасыннан алып 14 календарь көнгә изоляцияләргә;
- ял итәргә чит илләргә барган яки РФ чикләреннән читкә чыккан хезмәткәрләрне эшкә чыкмаска тиеш һәм аларны РФ территориясенә килгән көннән алып 14 календарь көн эчендә үз-үзеңне изоляцияләү зарурилыгы турында кисәтергә;
- ОРВИ (ютәл, төчкерү) кебек билгеләре булганда хезмәткәрләрне эшкә килмәскә тиеш;
- бүлмәләрне дымлы сөрткеч белән дезинфекция чаралары ярдәмендә җыештырырга һәм еш җилләтергә;
- барлык спорт һәм тамаша чараларын үткәрүне туктатырга.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми порталында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru һәм Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында http:/aktanysh.tatarstan.ru адресы буенча бастырып чыгарырга
Актаныш муниципаль районы башлыгы Э. Н. Фәттахов