МАХСУС ПРОЕКТ: Актаныш районының дүртенче санлы Мактаулы гражданы – Бартенев Владимир Васильевич

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Әлеге мәртәбәле исем Владимир Вамильевичка халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 6 июль 2000 ел карары нигезендә бирелә.


Владимир Бартенев 1940 елда Курск шәһәрендә дөньяга килә. Хезмәт эшчәнлеген 1961 елда "Промвентиляция"трестының Уфа монтаж идарәсе слесарь-монтажчысы булып башлый. Мастер, прораб булып эшли. 1966 елның апреленнән 1969 елның сентябренә кадәр ул "Востокнефтегазсентехмонтаж"трестының махсус монтаж идарәсе участогы башлыгы булып хезмәт куя. 1969 елның сентябреннән 1971 елның июленә кадәр "Востокмонтажгаз" трестының 3 нче монтаж идарәсенең баш инженеры, ә 1971 елның июленнән 1981 елның сентябренә кадәр трестның монтаж идарәсе башлыгы булып эшли. 1981 елның октябреннән Владимир Бартенев "Востокмонтажгаз"ААҖ белән җитәкчелек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International