Бүген хакимият бинасында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы җирләрне ызанлау, рәсмиләштерүгә куелган таләпләргә багышланып, ул Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы рәислегендә үтте.
Җир һәм мөлкәтне арендага алу һәм теркәү тәртипләре буенча мәгълүматне район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Лариса Галиуллина бирде.
Россреестрның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Фәнис кызы йорт-җирне рәсмиләштерү, кадастр исәбенә кую буенча закон нигезендә куелган таләпләр белән таныштырды, эш барышында килеп туган сорауларга ачыклык кертте.
Йорт-җирләргә техник документ эшләү тәртипләре буенча төп чыгышны Актаныш техник инвентарьлаштыру бюросы җитәкчесе Ленар Газизов ясады.
Район капиталь төзелеш идарәсе белгече Регина Гассамова халык тарафыннан еш бирелә торган сорауларга ачыклык кертте.