21 март, 17.27 сәгатьтә Минзәлә районы коткаручыларына Глонасс 112 системасы аша Бикбау авылы янындагы Ык елгасы култыгында ир-ат мәете табылуы турында хәбәр килеп ирешә.
20.15 сәгатьтә Яр Чаллы коткаручылары «Хивус-10» һава мендәрендәге суднода 1955 елда туган ир-атның мәетен табып алалар. Мәрхүмнең үлем сәбәпләре тикшерелә.
Язгы чорда сулыкларда боз көпшәк. Шуны истә тотыгыз: сулык яз көне кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра. Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз, дип кисәтә коткаручылар.