КАЙНАР ИНТЕРВЬЮ: 14 РАЙОНДАШЫБЫЗ ҮЗЛЕКТӘН ИЗОЛЯЦИЯДӘ

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бүген чит илдән кайткан 14 райондашыбыз үзлектән изоляциядә. Бу хакта коронавируска каршы саклык чаралары турында сөйләгәндә, ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Чаллы шәһәренең Актаныш районындагы баш табиб урынбасары Луиза Хафизова хәбәр итте.  

Кайсы илгә баруына карамастан, чит илдән кайтучыларның барысы да ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм һәм кеше иминлеген саклау өлкәсе күзәтчелек хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.  Кайдан, кайчан, нинди маршрут буенча һәм транспорт чарасы белән кайткан- болар хакындагы барлык мәгълүматлар участок табибына, авыл фельдшерына җиткерелә.  Граждан чикне үткән көннән алып 14 тәүлек медицина күзәтүендә була. Эшкә яраксызлык турында хастаханәдән медицина белешмәсе бирелә. Күрсәтмә нигезендә тән температурасы үлчәнә, көн саен табибка хәбәр ителә. Һәр өйдә, һәр эш урынында бу чорда шәхси гигиена кагыйдәләре, җилләтү режимы үтәлергә тиеш.

65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләргә урамнарга, җәмәгать урыннарына чыгу тыела. Чөнки коронавирус авыруына шушы яшьтәге һәм иммунитеты какшаган кешеләр тиз бирешә.

Чит илдән кайтучыларның кичекмәстән 3-09-62 телефон номеры аша чылтыратып, ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Чаллы шәһәренең Актаныш районындагы бүлегенә хәбәр итүегез сорала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International