Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, Актаныш районында 12 328 гектарда уҗым культуралары үстерелә, (көзге бодай – 8 765 га, арыш – 3 563 га, терлек азыгы өчен – 2 145 га). Бүгенге көндә районда кардан арынган басуларны, махсус техника белән кереп, минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара, хуҗалыклар басу-кырларга аммиак селитрасы һәм азотлы ашлама сибә.
- Быелкыш уҗым культуралары өчен чагыштырмача уңай булды. Безнең өчен җир өсте җилләп кипкәнче, үсемлекләр терелгәнче югарыда искәртелгән технологик операцияне башкарып чыгу отышлы булачак. Хуҗалыклар алдына шушы максат куелган. Бүгенге көндә бер гектар җиргә тәэсир итү көчендәге 41,2 килограмм ашлама туры килә, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Рәфит Яһүдә улы.
Рәфит Мирзаһитов сүзләренчә, һәр басуның үз үзенчәлеге бар, аны авыл хуҗалыгында эшләгән кеше генә аңлый. Нинди агрегат кертергә, нинди технология кулланырга икәне чәчү алдыннан хәл ителә.
- Чәчү эшләрен башлар өчен, ел саен җир “җитешкәнен” көтәбез, – ди ул. - Безнең төп бурыч –дымны саклап калу. Дым каплату дип атыйбыз аны. Моның өчен тырма белән керәбез. Чәчүгә керешкәч, иң беренче эш итеп, ягъни дым күбрәк вакытта арпа, солы, борчак, өч срокта чәчелә торган терлек азыгы культураларын чәчәчәкбез. Алар дымны күбрәк сорый. Ә әлегә, минераль ашламаларны кертеп калырга ашыгырга кирәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бу язда барлыгы 90 000 гектардан артыграк мәйданда кыр эшләре башкарылачак. Шуның 56 519 гектарында чәчү эшләре үткәреләчәк.
Актаныш игенчеләре, беренче мөмкинлек булу белән, көзге культураларны ашлауга кереште. Беренче булып бу эш Нур Баян хуҗалыгында башланса, бүген инде районның сигез хуҗалыгында ашлау эшләре тулы куәттә бара. Лидерлар сафында “Чишмә”, “Актаныш” агрофирмалары, “Нигез”, “Чишмә”, “Саф” хуҗалыклары, “Чәчер” җәмгыяте.
Хуҗалыкларда ел уңышы астына минераль ашламаны җитәрлек күләмдә туплау дәвам итә. Максат - бу күрсәткечне 70 килограммга җиткерү. “Нигез” хуҗалыгы, “Әнәк” агрофирмасы, “Чәчер” җәмгыяте моңа ирешкән дә инде. Бу көннәрдә башка хуҗалыклар да үз хисапларына ашлама кайтаруны дәвам итә.Әлегә район буенча 3 726 тонна күләмендә тәэсир итү көчендәге җир сые тупланган.
"Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән әйтемне истә тотып, соңгы елларда Актаныш районы хуҗалыклары элиталы орлыклар сатып алуга йөз тота. Районда исәпләнгән орлыкның 88 проценты югары репродукцияле. Актаныш районында яңа сортлар һәм югары репродукцияле орлыклар булдыру дәвам итә.
Шунысын да әйтергә кирәк: бүгенге базар шартлары авыл хуҗалыгында табышлы культуралар игүгә өстенлек бирү таләбен куя. Шуны истә тотып, район чәчү структурасында рапс, көнбагыш, бөртек өчен үстерелүче кукуруз мәйданнарын шактый арттырды. Хәтта “Нигез” һәм “Чәчер” хуҗалыклары безнең җирлек өчен ят булган җитенне дә үстерә.
- Чәчү структурасында техник культуралар мәйданы арта бара. Быел алар район буенча 6 543 гектарда үстереләчәк. Бу - чәчүлек мәйданның 7,2 проценты дигән сүз. Техник культуралар, бердән, табышлы булулары белән экономик яктан файда китерсә, чәчү әйләнешен яхшырту мөмкинлеге бирә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәфит Яһүдә улы.
Бүген хуҗалыкларда чәчүлек материалны җылыту, тузаннан арындыру, орлыкларны агулауга әзерлек бара. Инде икенче атнадан һава температурасы орлыкларны инкрустацияләүне башларга мөмкинлек бирер дигән өмет бар. Бөтен хуҗалыкларда да бу эш өчен химик препаратлар җитәрлек.
- Актаныш игенчесе быел да язгы чәчүне кыска срокларда, агротехник таләпләргә туры китереп, югары сыйфат белән башкарып чыгуга йөз тота. Һава шартлары аяк чалмаса, куелган максатка ирешеп чыгарбыз, - дигән фикердә Рәфит Мирзаһитов.